Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Закон сагында

Татарстандагы Федераль иминлек хезмәте диверсантларның ничек итеп күзәтүдән качарга тырышуын ачыклаган

Оперативниклар сүзләренә караганда, чит ил махсус хезмәтләре үз агентларын алдан өйрәтә, күзәтү камераларыннан ничек качарга һәм ни рәвешле тикшерүне бутарга аңлата.

Ут төрткәннән соң тоткарланганнарның берсе шәһәр видеокүзәтү системасыннан тыш маршрутлар сайлап һәм вакыт-вакыт урманга кереп, ерак араларга җәяүләп хәрәкәт иткән. Яшеренү-качу чараларына карамастан, аның шәхесен ачыкларга һәм тоткарларга мөмкин булды.

федераль иминлек хезмщте идарәсендә да җитди диверсияләрдә катнашучыларга, шул исәптән сәнәгать һәм стратегик мөһим объектларга каршы, еш кына илдән читкә качуда ярдәм итәргә вәгъдә итәләр, дип билгелиләр. Әмма гамәлдә андый вәгъдәләр үтәлми: җинаять кылганнан соң кураторлар белән элемтә, гадәттә, өзелә.

Тикшерү органнары диверсантларның уңышлы качу очраклары юк, дип ассызыклый – мондый җинаятьләргә катнашы булганнарның барысы да тоткарланган һәм җаваплылыкка тарттырылган.

Русиядә диверсия эшчәнлеге арту сәбәпле, җинаять законнары кырыслаштырылды. Хәзер җәза башкаручыларга гына түгел, ә оештыручыларга да яный. Дәүләт Думасы вице-спикеры Ирина Яровая алдан хәбәр иткәнчә, диверсия эшчәнлегенә җәлеп иткән өчен шартлы вакыт бирелмичә,  гомерлеккә кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.

Көч структуралары мәгълүматлары буенча, 2022 елдан илдә диверсияләр саны тугыз тапкыр арткан, шул ук вакытта һәр дүртенче җинаятьне яшүсмерләр кыла.

https://dzen.ru/a/aVP1HbQyR0fEtKcl?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев