Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Закон сагында

Түбән Каманың элеккеге башлыгы Муллинның кулга алынуына адвокатлары шикаять белдергән

3 декабрьдә кулга алынган Түбән Каманың элеккеге мэры Рамил Муллинның адвокатлары аның кулга алынуына шикаять белән мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта ТАСС агентлыгы Яр Чаллы шәһәр судының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Шикаять Татарстан Югары судында каралачак. Искәртеп узабыз, Муллин аның өендә тентүләр уздырганнан соң кулга алынган иде. Ул Яр Чаллы шәһәрендәге тикшерү изоляторында 2026 елның 3 февраленә кадәр булачак. Әлегә билгеле мәгълүматларга караганда, Түбән Каманың элеккеге мэры аеруча зур күләмдәге мутлашуда һәм вазыйфасыннан явыз нияттә файдалануда гаепләнә. «Вечерняя Казань» гәзите мәгълүматлары буенча, сүз 60 миллион сумнан артып киткән  акчалар турында бара. Агымдагы елның апрелендә Муллин шәһәр башлыгы вазыйфасыннан китте.

https://dzen.ru/a/aTwreIfJ9VYXaw5D?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

 

Источник фото: https://chelny-biz.ru/news/640910/?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2F5260ccd0-f5b9-5a2b-9ad7-1dd8ae7ac70e

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев