Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Закон сагында

Умырзая җыйган өчен төрмә һәм 1 миллион сум штраф яный

Русиядә язын умырзаяның кайбер төрләрен җыйган өчен 9 елга кадәр төрмә һәм 1 миллион сумга кадәр штраф янарга мөмкин.

Бу хакта «Российская газета» яза. Юрист Алла Георгиевна аңлатып үткәнчә, ландыш, крокус, умырзая кебек язның беренче чәчәкләрен сату максатында түгел, үзең өчен генә җыю да административ хокук бозу булып санала.

Бу очракта минималь штраф күләме 2,5 мең сумнан 5000 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Биредә сүз Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр турында бара. Ә инде хокук саклау органнары, чәчәкләр сату өчен җыелган, дигән фикергә килсә, яки тыюлыктагы, милли парктагы чәчкәләргә тисәләр, җинаять маддәсе буенча җавап бирергә туры киләчәк. Бу очракта инде җәза чарасы күпкә җитди булачак: 1 миллион сумга кадәр штраф яки 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү янарга мөмкин.

Россия территориясендә умырзаяның сигезләп төре мәгълүм. Аларның бер өлеше Кызыл китапка кертелгән. Нәкъ менә кыргый умырзаяларны сату тыелган. Ә инде теплицада үстерелгәннәрен сатарга ярый.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/umyrzaya-yigan-ocen-torma-ham-1-million-sum-straf-yanyi-5921006

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев