Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Урыссуга ТР юстиция министрының беренче урынбасары Рөстәм Заһидуллин килгән

Күптән түгел безнең районда ТР юстиция министрының беренче урынбасары Рөстәм Заһидуллин булып китте: ул гражданнарны кабул итте.

Әйтик, торак соравы белән аңа физик мөмкинлекләре чикләнгән ул - балачактан инвалид тәрбияләүче гаилә пары мөрәҗәгать итте. Агымдагы елда район советы карары белән гаилә Ютазы муниципаль районында социаль ипотека системасында торак булдыруда кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ гражданнар сыйфатында учетка куелган. Гаилә парының соравы процессны тизләтүнең максатка ярашлы булуы турында иде. Әмма, юстиция министры урынбасары билгеләп үтүе буенча, реаль мөмкинлекләрдән чыгып эш итәргә кирәк һәм аларга үз чиратларын көтәргә туры киләчәк.
Икенче сорауны милек белән идарә итү бүлеге начальнигы Гөлнара Габдрахманова җиткерде:
- Әгәр дә бушлай файдалану килешүе буенча милек "Конценссион килешүләр турында"гы Федераль закон көченә кергәнче тапшырылган икән, конценссион килешүләр төзү зарурлыгы бармы?
- Юк, гражданлык закончалыгына ярашлы, закон, аерым законда тиешле өстәмә булмаса, кире көчкә ия түгел, - дип җавап бирде Заһидуллин.
Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Зөлфия Гыйбадуллина милекчеләре ачыкланмаган күчемсез милек обектлары булган (мәсәлән, иске терлекчелек биналары) җир участокларын рәсмиләштерү белән бәйле сорауларны күтәрде. Сорауларны ТР юстиция министры урынбасары игътибарга алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев