Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Урыссулылар исерекләрдән зарланып, бер генә тапкыр полициягә шылтыратмаганнар

Алкоголь, билгеле булуынча, «шайтан коткысы» һәм бер үк дәрәҗәдә ирләрнең дә, хатын-кызларның да акылын җуйдырта.

Кызмача бәндәләрнең үзләрен адекват тотмауларыннан зарланып, полициягә кешеләр узган атнада бер генә тапкыр шылтыратмаган. Кыздыргыч эчемлекләр яратучыларның берсен, һава торышы кышныкына тиңләшкән булуына карамастан, урамда ярым шәрә хәлдә күргәннәр. Спиртлы сыекча кулланучыларның агрессивка әверелүләре дә сер түгел, тирә-юньдәгеләрне бу хәл борчымый калмый. Әйтик, исерек урыссулыларның берсе үзенең коймага тибенүләре һәм хатыны адресына сүгенү сүзләре әйтүе сәбәпле, соңгысын полициягә шылтыратырга мәҗбүр итә. Шундый ук очрак Димтамакта да булган, аерма шунда гына, бу очракта чит кешеләр ишеген исерек хатын-кыз дөбердәткән һәм аларга әдәпсез сүзләр әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев