Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Вак урлашу өчен җинаять җаваплылыгы каралган

Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексына вак урлашулар өчен җаваплылыкны күздә тоткан 158.1 маддә кертелде.

Моңа кадәр мең сумнан ким күләмдә зыян китергән урлашулар яки мошенниклык өчен административ тәртиптә генә җәза бирелә иде, әмма агымдагы елның 3 июленнән законга яңалыклар кертелде. Хәзер, вак урлашу, әгәр карак элек РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 7.27 маддәсендә 2 өлешендә каралган шундый гамәле өчен административ җавапка тартылган зат булса, аның гамәле җинаять буларак бәяләнәчәк. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, әлеге җинаять өчен бер елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X