Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Закон сагында

«Волгадорстрой»ның элеккеге директоры Айрат Миңнуллинны Казан СИЗОсында калдырганнар

«Волгадорстрой» компаниясенең оештыручысы һәм элеккеге директоры Айрат Миңнуллинны кулга алуга шикаять Татарстан Югары судына барып җиткәнче, ул Казандагы СИЗОда өч атна үткәргән.

Йомшаграк җәза чарасын күрүгә китергән  төп сәбәпләрнең берсе булып миллиардлаган дәүләт подрядларын башкаручының эшкуарлык эшчәнлеге тора, әмма ТР Югары суды Миңнуллинны кулга алуны законлы дип тапты, — дип хәбәр итә «Реальное время» хәбәрчесе.

Искәртеп узабыз, «Волгадорстрой» (алга таба — ВДС) җитәкчеләре арасыннан билгеләнмәгән затларга карата җинаять эше агымдагы елның 6 ноябрендә ТР буенча Тикшерү комитетының 4нче бүлегендә кузгатылды — 2 млрд 425 млн сумлык караклык һәм гомуми зыяны 7 млн сум булган аеруча зур күләмдәге ике очрак буенча.  Федераль иминлек хезмәте һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре Миңнуллинны Ялтага очып китәр алдыннан тоткарладылар (аның билетлары Казанга кире кайту рейсына да сатып алынган булган),  Казанның Вахитов район суды аны 2026 елның 6 гыйнварына кадәр кулга алган.

Судта яңгыраган дәлилләр буенча, 2023 елның 3 апреленнән 2025 елның 11 июненә кадәр ВДСның билгеләнмәгән җитәкчеләре «Автодор» белән Дүртөйле — Әчи М-12 «Восток» трассасының (Казан — Екатеринбург) бер участогында эшләр комплексын башкару турындагы килешү кысаларында «Инвест Капитал» компаниясенә ялган өстәмә эш күләмнәре өчен алдан түләүләр күчерү юлы белән югарыда аталган миллиардларча сумманы урлаган, әмма соңыннан бу «өстәмәләр» хисаплардан алынган, ә аванслар кире кайтарылмаган.

Моннан тыш, тикшерү фикеренчә, ВДС җитәкчеләре шул ук объектны төзүдә 2023 елның 1 июненнән 2 октябренә кадәр Милли иминлек фондыннан ассигнованиеләр буларак алынган 3,6 млн һәм 2,99 млн сум акчаларны тотып бетергән. Документлар буенча, алар Миңнуллин контрольдә тоткан «Күперләр һәм су төшерү корылмалары» оешмасына киткән, тикшерү  санавынча , акчалар күчерү өчен нигезләр булмаган дип саный.

Район суды утырышында шикләнелүче качарга җыенмавын, октябрьдән аңа карата арбитраж суды карары буенча Русия Федерациясеннән читкә чыгу тыелуын ассызыклады.

«Акчаларны максатсыз файдалануга, яисә эшләрне башкарганда явыз нияттә куллануга юнәлдерелгән бернинди гамәлләрне дә мин дә, башка хезмәткәрләр дә кылмады», — дип билгеләп үтте Айрат Миңнуллин, «Волгадорстрой» проблемалары берьюлы берничә кредитор бөлгенлеккә гариза биргәнлектән генә килеп чыккан дигән фикерен белдереп. Ә нәтиҗәдә компания, коллективы да, техникасы да булуына карамастан, үзенең йөкләмәләрен үти алмаган.

https://dzen.ru/a/aTKpqk73c2rwZRKB?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев