Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Язма җавап өчен - бер ай срок

Ютазы районы прокуратурасы тарафыннан "Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"гы Федераль законны үтәү буенча тикшерү уздырылган.

Тикшерү барышында шунысы ачыкланган, 2012 елның 25 маенда Кирюшина Л. В. тарафыннан Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе исеменә җир участокларын арендага бирүне үтенеп, гариза җибәрелгән. 2012 елның 6 августында Кирюшина Л. В.га алга таба Ютазы муниципаль районының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасына гариза тапшыру өчен Ютазы муниципаль районының Торакны исәпкә алу секторында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган гражданнар исемлегендә чираты турында белешмә алырга киңәш ителгән. Районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе тарафыннан "Россия Федерациясендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"гы РФның Федераль законын бозып, закон белән каралган бер ай срок эчендә язмача җавап бирелмәгән.
Законга ярашлы рәвештә, язма мөрәҗәгать, вазифаи затка кергәннән соң, өч көн эчендә мәҗбүри теркәлергә тиеш. Мөрәҗәгатьтә куелган сорауларның әһәмиятлелеге буенча язмача җавап бирелә. Вазифаи затка килгән язмача мөрәҗәгать, аны теркәү көненнән алып, 30 көн эчендә карала.
Дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары, вазифаи затлар, гражданнар Россия Федерациясе Конституциясен һәм законнарын үтәргә тиешләр. "Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"гы закон таләп-ләрен бозу вазифаи затларның үз хезмәт бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәүләре аркасында була.
Ачыкланган хокук бозулар белән бәйле, "Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"гы федераль законның таләпләрен бозуны юкка чыгару турында җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе исеменә язма күрсәтмә җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев