Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Йортлар белән идарә өлкәсендә – җитешсезлекләр

Ютазы районы прокуратурасы күп фатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсенең мәгълүмат ачу өлешендә торак закончалыгын бозу очракларын кисәтте.

Аерым алганда, "Идарә итү компаниясе" ҖЧҖда, "Маяк", "Восток" һәм "Удача" ТМШда күп фатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсенең мәгълүматларны ачу өлешендә торак закончалыгы үтәлешен тикшерү уздырылды. Шул ачыкланды, күп фатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендәге мәгълүмат сайтта һәм мәгълүмати стендтта урнаштырылмаган. Күрсәтелгән стендта идарә оешмасы финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләре (әлеге идарә оешмасының идарә килешүләре үтәү өлешендә) юк; күп фатирлы йортта гомуми милекне тоту һәм ремонтлау турында башкарылган эшләр (күрсәтелгән хезмәт) турында мәгълүмат юк; күп фатирлы йортта гомуми милекне тоту һәм ремонтлау буенча тәртип һәм хезмәтләр күрсәтү шартлары күрсәтелмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура тарафыннан җитәкчеләр исеменә ачыкланган кагыйдә бозулардан арыну һәм гаепле вазифалы затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында язма мөрәҗәгать җибәрелде. Ул каралу стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев