Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

ЮХИДИ мәгълүмат бирә: штрафның яртысын гына түләү мөмкинлеге туа

2016 елның 1 гыйнварыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәза бирә торган маддәгә үзгәрешләр кертелә.

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганга штраф түләттерүне камилләштерү өлешенә яңа елдан кертеләчәк үзгәрешләргә ярашлы, административ штраф салу турында карар чыккан көннән алып егерме көннән дә соңармыйча исәп-хисап ясыйсың икән, билгеләнгән штрафның ярты суммасын гына түләргә мөмкин булачак. Әгәр, әлеге карарны кабул иткән хөкемдар, орган яисә вазифаи зат административ штраф билгеләү турындагы карар үтәлешен кичектерсә, административ штраф тулысы белән түләнә. Әлеге кодексның штраф салу турындагы карарны башкаруны үз эченә алган маддәнең 1.3 өлешендә каралган очрактан тыш, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганга штраф күләме 500 сумнан да ким була алмый. Административ хокук бозулар турындагы мәгълүматны түбәндәге рәсми сайтларга кереп карарга мөмкин: www.gibdd.ru; www.gosuslugi.ru; www.uslugi.tatarstan.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев