Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон сагында

Юл хәрәкәте – саннарда

Соңгы сигез айда районда 20 юл-транспорт вакыйгасы булды, алар нәтиҗәсендә 33 кеше җәрәхәт алды, өч кеше һәлак булды.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт вакыйгалары үсеше күзәтелми, аварияләр нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алучылар күләме үсеше 15,2 процент тәшкил итте, әмма үлүчеләр саны ике тапкырга кимеде.
ЮХИДИ эше нәтиҗәлелегенең әһәмиятле күрсәткечләренең берсе булып юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәләренең авырлыгы тора. Узган айлар йомгаклары буенча, районда әлеге күрсәткеч 100 зыян күрүчегә 8,3 процент тәшкил итте, узган елның шул ук чорында - 100 зыян күрүчегә - 17,6 процент.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәмәгать судына карауга 173 административ материал җибәрелде. Транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 82 кеше мәхрүм ителде, 46 кеше административ кулга алуга дучар булды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен закон белән билгеләнгән срокта штраф түләмәгәнгә 11 кеше җавапка тартылды, шуларның берсе административ кулга алуга дучар ителде, махсус тукталышка 199 берәмлек автотранспорт куелды. Юл күзәтчелеге линиясе буенча җитешсезлекләрдән арынуга вазифалы затларга 18 күрсәтмә бирелде.
Узган елда ачыкланган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны быелның шул ук узган чоры белән чагыштырыйк. Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән 119 йөртүче ачыкланды (+98,3 проц.), 54 йөртүче (+135 проц.) - машина йөртүче таныклыгыннан башка идарә иткән, куркынычсызлык каешын 626 кеше (+252 проц.) эләктермәгән, 98 җәяүле (+1125 проц.) юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган.
Югарыда күрсәтелгән чорда районда матди зыян китергән 140 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Ютазы районы ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан 11 җинаять ачылды, бу узган елдагы чордан дүрткә күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев