Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Ютазы авылында яшәүче исерек бер ана өчен бау белән бәйләнгән газ плитәсе "норма"

Районда социаль куркыныч категориягә керүче гаиләләрнең яшәү рәвешен тикшерү дәвам итә.

Тормыш иминлеген тәэмин итү максатында махсус төзелгән комиссия кичә Кәрәкәшле, Ютазы, Урыссу бистәсендә яшәүче гаиләләрне тикшерде. Шуны әйтергә кирәк, алар гадәти гаиләләр түгел, алар тәрбияләрендә балигълык яшенә җитмәгән балалары булган гаиләләр. Һәм аларны бу юлы тикшерү бурычын район җитәкчелеге генә түгел, республика Хөкүмәте дә йөкләде. Чөнки социаль куркыныч категориягә караучы күпчелек гаиләләр яши торган йортлар бүген табигый ягулыктан өзелгән һәм әлеге күңелсез исемлек республика җитәкчелеге өстәлендә ята.

Кәрәкәшле авылында яшәүче күп балалы гаиләне газдан өзгәнгә инде ярты елдан ким вакыт узмады. Бүген алар газ мичен утын ягып җылытуга көйләгән, ризыкны электр плитәсе өстендә әзерли. Белгечләр мичнең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәвен ачыкласа, плитә тоташтырылган розетка исә гомумән кыска ялганыш аркасында эри үк башлаган. Ютазы авылында яшәүче хатыннарның берсе дүрт баласы белән анасы йортында яшәргә мәҗбүр. Чөнки аның торагы табигый газдан өзелгән. Хәер, бүген алар, җиде адәм баласы гомер кичерә торган өй торышы да бернинди куркынычсызлык шартларына җавап бирми. Районның янгын бүлеге хезмәткәрләре газ миченең яргаланып бетүен, ә инде газ плитәсенең гомумән аяныч торышта булуының шаһиты булды. Тузып, кыйшаеп беткән көнкүреш җиһазының духовка ишеге, ачылмасын өчен, бау белән бәйләп куелган булып чыкты. Һәм мондый күренеш өлкән кешеләр өчен "норма" булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев