Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Ютазы полициясе хезмәткәрләренә эшне көчәйтү бурычы йөкләтелгән

Эчке эшләр министрлыгының районыбыз бүлеге хезмәткәрләре узган елга оператив-хезмәт эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады.

Бүлек начальнигы подполковник Марат Сибагатов, коллектив алдында чыгыш ясап, шәхси состав эшендә уңай нәтиҗәләр белән беррәттән җитешсезлекләр дә булуын әйтеп узды. Оператив хезмәт, көнкүреш җинаятьчелекне кисәтү, юл хәрәкәте иминлеге буенча эшне көчәйтергә кирәк. Узган елда райондагы оператив вәзгыть 202 дән 235кә кадәр артуы, шулай ук тикшерелгән җинаятьләрнең 173тән 184кә кадәр күбәюе белән характерлана. 18 урлау очрагы, 5 наркотик матдә белән сату итүче билгесез затларга карата җинаять эше, 2 мошенниклык, 2 сәламәтлеккә белеп уртача зыян китерү, шулай ук сәламәтлеккә авыр зыян салуга китергән бер юл хәрәкәтен бозу һәм аңлы рәвештә милеккә зыян салу очраклары ачыкланмыйча калган. 52 аеруча авыр җинаять теркәлгән, шуның 25е тикшерелгән, 7се туктатылган, шул рәвешле - 78,1 процент җинаять ачыкланган, ә бу алдагы ел белән чагыштырганда 11,9 процентка кимрәк дигән сүз. Наркотик матдә белән сату итүче билгесез затларга карата 4, фатир талау буенча бер һәм Интернет челтәрен кулланулы бер җинаять эше ачыкланмыйча калган.

Бүлек эше турында тулырак мәгълүматны "Ютазы таңы" газетасы битләреннән танышырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев