Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Ютазы районның асоциаль гаиләләре контрольдә

Балигъ булмаган балалар язмышы сагында торучы район комиссиясенең кичә узган утырышында алты беркетмә тикшерелде.

Аларның һәрберсе бала тәрбияләүдә үз бурычларын җиренә җиткереп үтәмәгән әти-әниләргә карата төзелгән иде. Берсенең баласы, караучысыз калу сәбәпле, өченче каттагы балконга чыгып, гомерен куркыныч астына куйган, икенче бер үсмер исерек әтисенең мыскыллы сүзләренә дучар булган, аек тормыш алып бармаучы аналарның берсе исә, дүрт баласын язмыш кочагына калдырып, берничә көн дәвамында кайдадыр бораматлыкта йөри... Комиссия әгъзалары һәр эш саен тиешле карар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев