Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Ютазы районында пособиеләр яңача түләнәчәк

Республика Министрлар кабинеты, Татарстанда яшәүчеләр, шул исәптән, ютазылылар өчен дә балага ай саен түләнелә торган пособиене билгеләгәндә, гаиләнең уртача җан табышын исәпләү тәртибен раслады.

Төп үзгәрешләр балага ай саен бирелә торган пособие түләү шартларына кагылды. Закончалыктагы яңалыкка ачыклык кертү өчен без республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Ютазы районы бүлекчәсе мөдире Ильмира Ханнанова белән әңгәмә кордык.
- Безгә билгеле булуынча, моңа кадәр балалар пособиесен билгеләгәндә, соңгы өч айның уртача җан табышы исәпләнелә иде. Исәпләнелгән табышларның чоры үзгәрдеме?
- Әйе, үзгәрде. Хәзер, ай саен түләнелә торган пособиене билгеләгәндә, соңгы алты айга гаиләнең уртача җан табышы исәпләнелә һәм барлык документлар алып киленә.
- Тулы булмаган хезмәт көне режимында эшләүче гаилә әгъзаларының табышлары ни рәвешле исәпләнелә?
- Исәпләүләр шартлы айлык хезмәт хакыннан чыгып исәпләнелә. Фактта исәпләнелгән уртача көнлек хезмәт хакы күләме табыш исәпләнгән айның эш көннәре санына тапкырлана.
- Ә хәзер табышлары һәм чыгымнары исәпләнелмәгән эшмәкәрләр табышларын исәпләү тәртибе нинди?
- Әгәр шәхси эшмәкәр табышларны һәм чыгымнарны нуль дип күрсәтә икән, аның тулаем табышына хезмәт хакының шартлы күләме кертелә, ул муниципаль район (шәһәр округы) буенча акчаның уртача җан табышына тигез, әмма Татарстан Республикасында акчаның уртача җан табышы күләменнән артык түгел.
- Ютазы районында уртача җан табышы күпме инде?
- Быел ул 16203 сум тәшкил итә.
- Безгә билгеле булуынча, алимент алучы гаилә әгъзаларының табышлары аны фактта алгандагы айның тулаем табышында исәпләнелә. Әгәр дә элекке ир белән хатынның балага алимент түләү буенча килешүләре булмаса, нишләргә?
- Бу очракта алиментларның шартлы күләме алына. Шуны билгеләп үтәбез, ул бер балага исәпләгәндә, Татарстан Республикасында билгеләнгән, һәм гариза бирү көнендә гамәлдә булган бала яшәү минимумы күләменең 100 процентын тәшкил итә.
- Ильмира ханым, хезмәт хаклары булмаган гаиләләр дә бар. Бу гражданнар өчен ниләр каралган?
- Яңартылган законда хезмәт эшчәнлегеннән табыш булмау мөмкинлеген күздә тоткан гафу итәрлек сәбәпләр бар. Алар арасында - декрет ялы, беренче төркем инвалиды булган гаилә әгъзасын тәрбияләү, инвалид-бала тәрбияләү, 80 яшькә җиткән, яки даими тәрбиягә мохтаҗ карт кешене карау (әлбәттә, медицина тикшерүе нәтиҗәсе мөһим!) Тагын хезмәт хакы булмау өчен гафу итәрлек сәбәп булып гомуми белем бирү оешмасында уку яки урта махсус һәм югары уку йортларында белем алу тора. Шулай ук бу исемлеккә тагын медицина оешмасында 20 атна һәм артыграк учетта торган хатын-кызлар керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев