Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Ютазылыларга да, үзләренә дә тынгы юк

Районда яшәүчеләрнең спиртлы эчемлекләрне кирәгеннән артык кулланулары әйләнә-тирәдәгеләрдә дә, кыздыргыч эчемлекләрне яратучыларның үзләрендә дә начар чагыла.

Төшереп алган урыссулыларның берсе көпә-көндез балалар бакчасында пәйда булудан да "яхшыракны" уйлап таба алмаган. Аннан балалар учреждениесеннән чыгып китүен сорагач, ул җәнҗал чыгарган, өстәвенә, әдәпсез сүзләр дә әйткән. Әбсәләмдә яшәүче хатын-кыз исә үз энесен акылга утыртуны сорап шылтыраткан, чөнки яшь кеше кызмача булып алгач, кунакларын тукмаган. Хәер, алкоголь кулланып алганнан соң, хатын-кызлар да үзләрен адекват тотмый. Шундыйларның берсе узган атнада өйдәш ире белән җәнҗал чыгарган. Кыздыргыч эчемлекләр яратучылар, күрәсең, үзләренең начар гадәтләре әйләнә-тирәдәгеләрдә ничек чагыласын уйламый торганнардыр. Урыссу урамнарының берсендә авария вазгыяте тудырып, үзенең һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен куркыныч астына куеп, машина юлыннан исерек килеш барган урыссулы моны ачык раслый. Ә кырык яшьлек урыссулы инде бөтенләй "барып чыккан", үз сүзләренә караганда, ул күпердән егылган. Алкоголь куллану нәтижәсендә ул ике аягын да сындырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев