Бу көннең иртәсе аеруча салкын иде.
Термометр баганасы минус 20 градустан да түбәнрәккә төште. Бер караганда, мондый зәмһәрир суыкта нинди ярыш инде ул! Тәмле чәеңне эчеп, җылы юрган астында телевизор карап ятуың хәерлерәк кебек. Әмма бу ялкаулар өчен генә шулай, ә мөмкинлекләре чикле дип әйтергә тел әйләнмәгән егетләребез өчен алай түгел. Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең җирле бүлеге әгъзалары һәр җирдә өлгерләр һәм җитезләр. Менә бу юлы да алар йөзү ярышларын оештыручы яшьләр бүлеге чакыруына теләп кушылды.
Йөзү буенча тренер Зәринә Мифтахова, ярышның шартлары белән таныштырып, катнашучыларга даими активлыклары, шатланып, тормыштан тәм табып яшәүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге ярышлардан тыш, шушы ункөнлектә, 4 — 14 декабрь көннәрендә, теләгән барлык инвалидлар өчен «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексы ишекләре һәм бассейн ачык булачак.
Ярыш нәтиҗәләре буенча (25 метр озынлыкта) урыннар түбәндәгечә бүленде:
— ир-егетләр арасында беренче урынны Ринат Богданов, икенче урынны — Дамир Исмаев, өченче урынны Марат Сәлимгәрәев һәм Рәис Әхмәдишин алды;
— хатын-кызлар арасында Зәния Җиһаншина беренче баскычка, Расиха Хәйретдинова икенче баскычка күтәрелде.
Ярыш ахырында барлык катнашучыларга дипломнар һәм кечкенә бүләкләр тапшырылды.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Нет комментариев