Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева Артур Ядгәровка бәйрәкәтамаклылардан бүләк тапшырган.
Авыл халкы Артурга эчке җылы кием һәм оекбашлар әзерләгән. Аңа шулай ук Бәйрәкә авылы хатын-кызлары үргән маскировка ятьмәсе дә тапшырылган. Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә теркәлеп, Бәйрәкәдә яшәгәнлектән, Артур икеләтә ярдәм алган. Димәк, контракт буенча хезмәт итүче сугышчы үз якташлары тарафыннан икеләтә хөрмәткә һәм игътибарга лаек булган.
Роза Әхмәдиева
Нет комментариев