Социаль яклау хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде
Социаль хезмәткәр көне уңаеннан район мәдәният йортында тантаналы чара узды.
Ютазы районы халыкны социаль яклау бүлегенең бәйрәмчә киенгән белгечләре тамаша залына, бәйрәм концертына җыйналды. Район мәдәният йорты артистлары һәм иҗат коллективлары кунакларга искиткеч матур концерт номерлары бүләк итте.
Көннең-көнендә хәвефле гаиләләр проблемалары, борчулары белән мәшгуль булган социаль яклау бүлеге белгечләре, гадәти мәшәкатьләрдән арынып, сихри музыка дөньясына чумды…
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов та катнашты. Район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән хөрмәтле белгечләргә изге теләкләрен җиткезде, район социаль яклау бүлегенең иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
Халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Зәрия Рәшитова хезмәттәшләрен чын күңелдән бәйрәм уңаеннан тәбрикләде һәм һөнәри осталыклары, игелекле эшләре, кешеләргә өләшкән күңел-йөрәк җылысы өчен ихлас рәхмәтен белдерде.
Социаль яклау тармагында иң мәрхәмәтле һәм ярдәмчел кешеләр хезмәт куя, моның өчен аларга зур рәхмәт. Районыбызның социаль яклау штатында иллегә якын кеше исәпләнә. Аларның эше җиңелдән түгел, әлбәттә. Һөнәр осталары ярдәмгә һәм социаль яклауга мохтаҗ кешеләргә булыша, яшәү шартларын яхшырту мәсьәләсендә тырышлык куя. Тармак белгечләре гражданнарга иҗтимагый-көнкүреш хезмәтләре күрсәтеп кенә калмый, ә бәлки үзләрен тулысынча башка кешеләр проблемаларын хәл итүгә багышлый.
Ютазы муниципаль районы биләмәсендә халыкны социаль яклау өлкәсе Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган өч учреждениедән тора:
— социаль яклау территориаль бүлеге;
— «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәтләндерү учреждениесе;
— Республика матди ярдәм үзәгенең 44 нче бүлекчәсе.
Анастасия МИХАЙЛОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев