Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда балалар белән булган аварияләр саны өчтән бер өлешкә арткан: 15 кеше һәлак булган

Ел башыннан Татарстанда балалар катнашында 405 авария булган.

Бу бер ел элек булганнан 35 процентка күбрәк, дип сөйләде брифингта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт автомобмль инспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов. Әгәр 2025 елның 10 аенда 405 авария булса, узган елның шул ук чорында балалар катнашында 370 авария булган. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 2025 елда 15 кеше һәлак булган (2024 елда 10), ә 433 кеше яраланган. Чагыштыру өчен: узган елның 10 аенда аварияләрдә Татарстанда яшәүче 396 бала зыян күргән. - Хәтта бер һәлак булучы да-кире кайтарып булмаслык югалту. Без моны булдырмас өчен барысын да эшләргә тиеш, - диде Гарипов. Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, 13 һәлак булучы пассажирлар булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев