Татарстанда инвалидларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү ункөнлеге узачак
3 декабрьгә багышланган Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Татарстанда бу төр халыкка түләүсез хокукый киңәш бирү буенча ярдәм оештырылды.
Бу чара «Татарстан Республикасында юстицияне үстерү»дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республика халкы медицина реабилитациясе, инвалид балаларны шифаханә-курортта дәвалау һәм аларны махсуслаштырылган Мәгариф биналарына урнаштыруны да кертеп, төрле мәсьәләләр буенча юридик консультацияләр алалачак. Чараларда Татарстан дәүләт юридик бюросы белгечләре, профильле министрлыклар юристлары, шулай ук федераль һәм күзәтчелек органнары вәкилләре катнашачак. Консультацияләрнең тулы графигы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев