Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Урыссудан чираттагы гуманитар ярдәм озатылды

Шушы көннәрдә районнан махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм озатылды.

Соңгы тапкыр җибәргәннән соң ике ай узгач, янә бер машина гуманитар йөк тупланган тартмалар белән тулды. Бу юлы дарулар һәм шәхси гигиена кирәк-яраклары белән 100ләп тартма, шулай ук кораллар, төзелеш материаллары, фольгоизолон, маскировка челтәрләре, болгарка, мичләр, чиста су, киптерелгән ашлар, бәрәңге һәм башка яшелчәләр озатылды.

Исегезгә төшерәбез, элеккеге салым инспекциясе бинасында гуманитар ярдәм туплау пункты эшли, анда Айгөл Әделгәрәева җитәкчелегендә волонтерлар безнең районнан сугышка озатылганнарга аерым посылкалар да, уртак посылкалар да җыя.

Гуманитар ярдәм илтүче машинаны озатырга район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм район җитәкчелегенең башка вәкилләре дә килгән иде. Машинаны төяргә волонтерлар, яшьләр бүлеге һәм «Олимп» спорт мәктәбе хезмәткәрләре ярдәм итте. Машина йөртүче Илдар Шәрәфиевнең балалары һәм хатыны да зур ярдәм күрсәтте, ул үзе, мәсәлән, инде өченче тапкыр гуманитар ярдәмне илтә бара. Шулай ук аның гаиләсе машинаны төяргә һәм җаваплы сәяхәткә чыгарга булышырга килде.

Анастасия МИХАЙЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев