Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Узган елда ТР буенча Социаль фонд бүлеге күпме кешегә «больничный» түләде икән?

550 меңнән артык кешегә авыру сәбәпле вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе буенча пособие түләде.

Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр түләүгә барлыгы 15 миллиард
сум акча киткән.
Медицина оешмалары тарафыннан хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре электрон
документ рәвешендә генә бирелә. Медицина оешмасы вакытлыча эшкә сәләтсезлек кәгазен
япканнан һәм Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә эш бирүчедән
кирәкле белешмәләр кергәннән соң, пособие 10 көн эчендә билгеләнә. Хезмәткә
яраксызлык кәгазе ябылу яисә озайтылу һәм аның буенча түләү турында тулы мәгълүмат
гражданнарың Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керә.
«Без республикада яшәүче һәр кешенең авыр тормыш хәле килеп туган очракта
кирәкле ярдәм ала алуына омтылабыз. 2025 елда без түләүләр системасын тагын да
уңайлырак һәм һәркем файдалана алырлык итеп яхшыртуны дәвам итәчәкбез», - дип
ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе
Эдуард Вафин.
2025 елда индексация һәм законнардагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә пособиеләр күләме
арттырылды һәм көненә 5 673,97 сумга кадәр түләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, вакытлыча
хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләрне исәпләү өчен алдагы 2 елдагы уртача хезмәт
хакы алына. Пособие күләме иминият стажына һәм хезмәт хакы күләменә бәйле. Хезмәт
стажы 8 елдан артык булганда пособие уртача хезмәт хакының - 100%, 5 елдан 8 елга кадәр
- 80%, стаж 5 елдан кимрәк булган очракта - 60% күләмендә түләнә. 2025 елда 8 ел хезмәт
_____________________________________________________________________________
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев