Хезмәт коллективларында үткән халык җыеннарында нинди мәсьәләләр күтәрелде
Хезмәт коллективларында урыссулылар Каразирек юнәлешендәге юлны капиталь төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде.
- Юлны капиталь ремонтлау,- дип билгеләп үтте район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, - 2025 елда башкарыласы эшләр программасына кертелгән: ремонт эшләрен Урыссу автозаправкасы ягыннан Каклыкүлгә кадәр башлау планлаштырыла.
– Бу «асфальтка асфальт сылау» ысулы белән генә ремонтлау түгел, ә юл өслеген тулысынча яңадан җәю булачак, – дип ассызыклады район башлыгы. Быел республика 4 километр 100 метр озынлыктагы юлны ремонтлауга акча бүлеп бирде. Өлешләп башлап, әлеге юлны рәткә китерербез дип өметләнәбез. Урыссу химия заводы эшчәнлеген туктатуга килгәндә, мәсьәләнең асылы предприятие милекчеләренең суд тикшерүләреннән тора һәм район җитәкчелегенең бу хәлгә йогынты ясарга юридик вәкаләте юк. Мәсьәләнең ничек хәл ителүен вакыт күрсәтер. Ык елгасы аша Октябрьский күперен 2026 елның октябрендә файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев