Хезмәтенә күрә хөрмәте
Атналык эш киңәшмәсе бүген котлау тантанасыннан башланды.
Нәтиҗәле җәмәгать эшчәнлеге, яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә һәм Татарстан Республикасында ветераннар хәрәкәтен үстерүгә керткән зур өлеше өчен Ютазы районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Гүзәл Латыйпова Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белән билгеләнде.
Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс-2024" Милли чемпионатының республика өлешендә «Балта осталыгы» бүлегендә җиңгән өчен Урыссу мәктәп-интернатының 9 б сыйныфы укучысы Радель Зәйдуллин (укытучысы Евгений Абрамов) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы һәм медале белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев