Ютазы районының кайбер егетләре аналарына карата ихтирамсыз
Җәмгыять

Ютазы районының кайбер егетләре аналарына карата ихтирамсыз

Соңгы вакытта билгесез сәбәпләр аркасында аталар һәм балалар, төгәлрәк әйткәндә, аналар һәм аларның угыллары арасында үзара мөнәсәбәтләр кискенләшеп киткән.

Атна эчендә полициягә, улларына шикаять белдереп, берьюлы өч хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ике урыссулының рәхмәтсез уллары үзләренең генә түгел, күршеләренең дә тынычлыгын бозып, төнлә фатирларында җәнҗал чыгарган, бик әдәпсез сүгенеп, кычкырганнар. Әбсәләмдә яшәүче хатынны исә улы кыйнаган да.


Нет комментариев