Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Берәүләр яшелчә, икенчеләр ит сатып алды

Шимбә иртәсендә Урыссу бистәсенең үзәк базары сатып алучыларны көзге нигъмәтләр белән куандырды.

Бу көнне район кулланучылар берләшмәсе һәм авыл хуҗалыгы коллективлары халыкка үз продукциясен алып килде. Суган, кишер, чөгендер, кәбестә, кабак, бал, сарык, сыер һәм күркә итләре, йомырка, сөт ризыклары, арпа, бодай, тирес...  Тәкъдим ителгән азык-төлек төрле, һәм һәркемгә күңеленә хуш килгән ризыкны сайларга мөмкинлек тудырылган. Берәүләр яшелчә сатып алса, икенчеләре ит алырга ашыкты. Гадәттәгечә, «АгроМир» җәмгыятенең сыер итенә ихтыяҗ зур иде, иткә дип, чират та тезелгән. Бәяләргә килгәндә, алар артык кыйммәт түгел. Әйтик, итнең бәясе – килограммы 450-460 сум, кишер – 25 сум, суган һәм кабак - 20 сум, бәрәңге – 23 сум, арпа – 11 сум, бодай – 12 сум. Ә сарык ите һәм башка төр ризыклар, әлбәттә, кыйммәтрәк.

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев