Иске Урыссу авылындагы иске балалар бакчасы урынында «Хәтер бакчасы» һәйкәле һәм «Хәтер скверы» мемориалы барлыкка килде.
Анастасия МИХАЙЛОВА
Мемориалны ачу тантанасында район җитәкчелеге вәкилләре, авыл халкы һәм кунаклары катнашты.
Сквер "Татнефть" җәмгыяте, авыл халкының үзара салым акчасы һәм бу эшкә битараф булмаучыларның иганә ярдәме хисабына төзелде.
Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан искеурыссулыларны район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова, подрядчы оешма вәкиле Илгиз Галиев һәм “Татнефть” җәмгыяте вәкиле Нәзгут Абдуллин котлады.
Җирлек башлыгы мемориал төзелешендә хәйрия ярдәме күрсәткәннәре өчен иганәчеләргә рәхмәт белдерде һәм аларга рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләү тантанасында Илгиз Галиев, Әнәс Галләмов, Альберт Җәләев, Наил Килдияров, Фәрит Рәфыйков, Илдар Насыйбуллин, Шамил Юнысов, Артур Макарян мактау кәгазьләренә лаек булды.
Чарада район мәдәният йорты артистлары да катнашты. Иҗат коллективлары һәм җырчылар Ватаныбыз өчен көрәшкән сугышчылар истәлегенә багышлап, шул чор җырларын башкарды.
Әлеге мемориал Бөек Ватан сугышында һәм башка сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан якташ сугышчыларыбызның якты истәлеген саклау максатыннан төзелде. "Хәтер скверы" киләчәктә рухи сыйфатларны үстерүдә һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә зур урын алып торачак.
Чара ахырында барлык катнашучылар да һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Нет комментариев