Татарстан халкы үз авылларында һәм бистәләрендә интернет булу өчен тавыш бирә ала
Җәмгыять

Татарстан халкы үз авылларында һәм бистәләрендә интернет булу өчен тавыш бирә ала

«Дәүләт хезмәтләре» порталында кече торак пунктларда база станцияләрен урнаштыруга тавыш бирү дәвам итә.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ» Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/ziteli-rt-mogut-progolosovat-za-poyavlenie-interneta-v-svoem-poselenii-6041645

Халык 100дән 1000гә кадәр кеше яшәгән торак пунктларның кайсыларында 2027 елда кәрәзле элемтә база станцияләре урнаштырылачагын билгеләргә тиеш. Тавыш бирү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтне цифрлы трансформацияләү» илкүләм проектының «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль проекты кысаларында оештырыла. Тавыш бирү 2026 елның 8 ноябренә кадәр дәвам итә. Бу хакта Татарстанның Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

Бу проект ярдәмендә кеше яшәгән урынына бәйле булмыйча, һәркем цифрлы сервислар куллана, онлайн белем ала һәм теләсә кайсы вакытта якыннары белән аралаша ала.

«Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Россия Цифрлы үсеш министрлыгы мобиль интернет беренче чиратта керәчәк авыллар исемлеген төзиячәк. Безнең халык Бөтенроссия тавыш бирүендә катнашып, үз районнарының үсешен билгеләде инде. Узган тавыш бирү йомгаклары буенча без „Ростелеком“ һәм „Т2“ компанияләре белән хезмәттәшлек итеп, республиканың 79 авылында база станцияләре урнаштырдык. Иң күп эшләр Балтач, Әгерҗе һәм Кукмара районнарында башкарыла», — дип сөйләде Татарстанның Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин.

2021 елдан бирле федераль программа кысаларында мобиль интернет ил буенча 6 800 кече торак пунктта барлыкка килгән инде. Татарстанда 2022-2025 елларда программа кысаларында 274 кече торак пунктта база станцияләре урнаштырылган.

Тавыш бирүдә Россиянең балигъ булган гражданнары катнаша ала. Үзегез рәсми рәвештә теркәлгән төбәктәге торак пункт өчен, мәсәлән, туганнарыгыз яки дусларыгыз яшәгән авыл яки бистә өчен тавыш бирергә мөмкин.

Тавыш бирүнең ике ысулы бар:

Беренче ысул

«Дәүләт хезмәтләре» порталында онлайн рәвештә. Моның өчен расланган хисап язмасы кирәк.

Сылтама аша узып, үз хисап язмагызга керегез.

Шәхси кабинетта теркәлү адресы күрсәтелгән булырга тиеш. Әгәр юк икән, система бу мәгълүматларны тутырырга тәкъдим итәчәк.

Мобиль интернет кирәк булган торак пунктны эзләү юлына языгыз.

Торак пунктны сайлагыз һәм «Әйе» төймәсенә басыгыз.

Сезнең тавыш исәпкә алыначак. Тавыш бирү барышын сайтта күзәтеп барырга була.

Россия Цифрлы үсеш министрлыгына хат җибәреп.

Икенче ысул

Адрес: 123112, Мәскәү шәһәре, Пресненская наб., д.10, стр.2.

Хатта исем-фамилиягезне, даими теркәлү адресын һәм мобиль интернет кирәк булган торак пунктны күрсәтергә кирәк. Мондый хатны берьюлы берничә кеше имзалый ала, һәм һәркемнең тавышы исәпкә алыначак.

 

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-xalky-uz-torak-punktlarynda-internet-barlykka-kilu-ocen-tavys-bira-ala-5929336


Нет комментариев