Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан «ИнформУИК» проектын үткәрү вакытларын раслады, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы
20 августтан 15 сентябрьгә кадәр участок комиссияләре әгъзалары Казан һәм Яр Чаллыда йортларга йөреп, сайлаучылар белән очрашачак. Быел проект бары тик ике шәһәрдә генә оештырыла.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев бу ысулның нәтиҗәлелеген ассызыклады: шәхси әңгәмәләр вакытында кешеләр сайлаулар турында тулы мәгълүмат ала, сорауларын бирә һәм тавыш бирү ысуллары белән таныша ала. Проектта 10 территориаль һәм 609 участок комиссиясе катнаша.
Нет комментариев