Татарстан Республикасында «Экологик иминлек» милли проектының «Россия сулары» федераль проекты кысаларында су объектларын чистарту эшләре башлап җибәрелде.
Чаллыда Мәләкәс һәм Чаллы елгаларында, шулай ук Казанда Нокса елгасында алып барылучы эшләрнең гомуми озынлыгы 38,2 километрны тәшкил итә. Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2030 елга кадәр республикада табигатьне саклау юнәлешендәге дүрт чараны гамәлгә ашыру күздә тотыла, аларның гомуми бәясе 2,3 миллиард сумга якынлаша. Финанслауның күпчелек өлеше, 2 миллиард сумы, федераль бюджеттан бүленеп биреләчәк.
«Безнең алда торучы 50 су объекты бар, аларның экологик торышын яхшырту таләп ителә. Гомуми бюджет якынча 2 миллиард сум тәшкил итә. Алар өчен проект-смета документлары әзер, уңай бәяләмәләр алынган. Бу объектларның һәрберсе үз чиратын көтә, без алар буенча системалы рәвештә эш алып барырга һәм чараларга кертергә планлаштырабыз», – дип ассызыклады Татарстан экология министры Азат Җиһаншин.
Хәзерге вакытта Чаллыда Мәләкәс елгасын чистарту бара. Елганың 3,1 километр озынлыктагы участогында эшләр 2025-2027 елларга исәпләнгән. Узган елларда куакларны кисү, вакытлыча юллар һәм корылмалар булдыру, шулай ук ләм суыру һәм елга төбен чистарту эшләре башкарылган. Хәзерге вакытта эшләрнең якынча 40%ы төгәлләнгән.
Чаллы елгасын 7,1 километр озынлыкта чистарту 2027-2028 елларда башкарылачак. Бу эшләр өчен якынча 134 миллион сум акча бүленәчәк. Проект КАМАЗның 50 еллыгы һәм Чаллы шәһәренең 400 еллыгын бәйрәм итү чаралары планына кертелгән.
Иң зур проект Казанда Нокса елгасын чистарту булачак. Елганың 28 километр озынлыктагы участогында эшләр 2028-2030 елларда башкарылачак. Чараларның бәясе якынча 798 миллион сум дип фаразлана.
https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-382-km-ozynlykta-sulyklarny-cistartalar-5927133
Нет комментариев