Татарстанда мәдәният волонтерлары саны 75 меңнән артты
Җәмгыять

Татарстанда мәдәният волонтерлары саны 75 меңнән артты

Дорбро.рф платформасы мәгълүматлары буенча, Татарстанда 75 237 мәдәният волонтеры теркәлгән.

Фото: Татарстан Мәдәният министрлыгы

2026 елда мәдәният өлкәсендә 2 429 игелекле эш башкарылган, бу исә барлыгы 207 132 игелек сәгатен тәшкил итә. Волонтерлык эшчәнлеге «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының бер юнәлеше булып тора. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина билгеләп үткәнчә, «Ел саен Татарстан Республикасының „Мәдәният волонтерлары“ сафларына яңа волонтерлар, партнерлар һәм мәдәният өлкәсендәге ирекле эшчәнлеккә битараф булмаган һәркем өстәлүе сөендерә. Волонтерлыкның яшь буенча чикләүләре юк: безнең волонтерлар — мәктәп укучылары, студентлар, эшләүче яшьләр, өлкәннәр, шулай ук өлкән яшьтәге волонтерлар».

Волонтерларга ярдәм итүдә махсус мәйданчыклар мөһим роль уйный. Төбәктә мәдәният өлкәсендә дүрт «Добро.Центр» эшли. Алар Казанда, Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе һәм Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында урнашкан. Тагын ике үзәк Кайбыч һәм Түбән Кама районнарында эшли.

"Мәдәният волонтерлары«ның җирле бүлекчәләре тугыз муниципаль берәмлектә ачылган инде. Чирмешән районында 886 волонтер исәпләнә, шулай ук Биектау һәм Кайбыч районнарында да катнашу аеруча сизелә. Казанда волонтерлар иҗади һәм агарту проектларын тормышка ашырып, «Доктор Китапкин» клубы һәм «Йөрәк белән карагыз» арт-студиясе эшендә актив катнашалар.

Фото: Татарстан Мәдәният министрлыгы

Теләче, Буа, Ютазы, Әгерҗе, Мөслим, Баулы, Сарман, Минзәлә районнарында системалы эш алып баручы һәм бүлекчәләрнең рәсми ачылуын көтүче көчле командалар оештырылган.

Хәрәкәт бүлекләреннән тыш, республикада волонтерлык инициативаларының тулы бер экосистемасы эшли. Аларга «Я — ДоброТворец» социаль-иҗат хәрәкәте, музейларның волонтерлык төркемнәре, шул исәптән «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы һәм ТР Милли музее, шулай ук белем бирү проектлары, мәсәлән, музей волонтеры мәктәбе һәм «Добро в КазГИК» инициативасы керә.

Фото: Татарстан Мәдәният министрлыгы

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-75-200dan-artyk-madaniyat-volontery-isaplana-5931702


Нет комментариев