Уен аша - татар мәдәниятенә
Җәмгыять

Уен аша - татар мәдәниятенә

Район мәдәният йортында «Сәйяр» балалар-яшүсмерләр театрлары республика фестиваленең муниципаль өлеше узды.

 

Район мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитәкчелегендә, театральләштерелгән спектакльләрен тәкъдим итеп, үзләренең сәхнәдәге иҗади осталыкларын күрсәтте. Ике дистә коллективның әлеге сәләтен жюри бәяләячәк. Гадәттәгечә, җиңүчеләрне төбәк, ә бәлки әле республика этабы да көтә. Сүз уңаеннан, үз вакытында Кече Урыссу мәктәбе укучылары фестивальнең республика өлешендә җиңү яулаган иде. Шуңа күрә биредә үрнәк алырлык, тигезләшерлек осталар бар.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль «ТР дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Балалар үз телләрендә уйныйлар, җиңел аралашалар, әбиләрне, әкият каһарманнарын сурәтлиләр, үзләренең артистлык сәләтен күрсәтәләр һәм залны үзләренә каратып тота беләләр. Шул ук вакытта, әлеге чыгышлар артында укытучының да, укучының да зур хезмәте, тырышлыгы ята. Әлбәттә, авыл балаларына җайлырак, чөнки аларның өйләрендә, мәктәптә, урамда үз туган телләрендә – татарча аралашалар. Бу яктан караганда Урыссу мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә авыррак. Әмма алар да сынатмады, куелган бурычны лаеклы үтәп чыкты.

Роза ӘХМӘДИЕВА


Нет комментариев