Урыссу бистәсендә яшәүче Нәфидә Фәнис кызы Яшина – зур хәрефтән җәмәгать хезмәткәре.
Аның эш көне тәрбияләнүчеләренең дөньясын бераз гына булса да яктырак итү теләгеннән башлана. Ни генә әйтсәң дә, язмабыз каһарманы иңнәрендә – бу һөнәргә тугры калган чирек гасыр, йөрәге исә элеккечә яшь һәм сизгер аның. Башкортстанның Илеш районында туган Нәфидә Фәнисовна үз вакытында тегүче һөнәрен үзләштергән, һәм бу осталык кайчак тәрбияләнүчеләренә бик тә ярап куя.
- Килеп, кочаклап, хәл белергә, тыңларга, кирәк булса – күлмәк итәген тегәргә яисә төймә тагарга, - кайчандыр сайлаган эшен шулай кыска гына тасвирлый ул.
Әмма бу сүзләр артында гаять зур хезмәт тора: аның карамагында ун кеше, икесе СДУ төркемендә (озайлы тәрбия системасы). Димәк, көн саен тулыканлы хәстәрлек күрелә: юындырырга, ашатырга, саф һавага алып чыгарга, үзен кирәксез дип санамасын өчен тормыш ямен сизәргә ярдәм итәргә. Нәфидә Фәнисовнадан авырлыклар турында сорашам. Елмаеп, иңен генә сикертеп куя:
- Авыр түгел. Башта тәрбияләнүчеләрем белән сөйләшәм. Эшем буенча сораулар була икән, өстәл артына утырып, бөтен нечкәлекләрен хәл итәбез. Аңлашылмаучылыклар буламы? Ул чакта җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәбез һәм өчәүләп уртак карарга киләбез. Иң мөһиме - аралашу һәм хөрмәт. Шуны билгеләү зарур, халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү бүлеге җитәкчеләре эш үзенчәлекләрен аңлый һәм барыбызга да ярдәм кулы сузарга тырыша. Кыскасы, без тыгыз хезмәттәшлектә.
Әбиләре (Нәфидә Фәнисовна аларны яратып шулай атый) белән аралашканда зирәк ысулга нигезләнә: нерв системасын сакларга. Ул аларның барысын да кочып алуын яшерми, чөнки өлкән яшьтәге кеше өчен җәмәгать хезмәткәре – зур дөньяга тәрәзә кебек.
- Алар мине тышкы дөнья белән элемтә чарасы буларак кабул итә. Мин аларга яңалыклар сөйлим, әмма бер кагыйдәгә нигезләнәм: сәяси тапшырулар карарга рөхсәт итмим. Нигә чамадан тыш дулкынланырга? Малахов тапшыруларын карарга киңәш итәм – анда аларның яшьлеге, аларның җырлары, җанга якын тарихлар. Ә сәясәт? Без аны үзгәртә алмыйбыз, ә сәламәтлеккә зыяны бар. Нәфидә Фәнисовнаның төп теләге – тәрбияләнүчеләре авырмасын. Күптән түгел бер очрак булган: бер апаны ашыгыч ярдәм алып киткән. Яшина бик борчылган, үзенең хәле начарланган хәтта. Пациентның кызы шатланып әнисенең өйгә кайтуын хәбәр иткәч, Нәфидә Фәнисовнаның да хәле җиңеләеп киткән. Ул алар өчен туганнары кебек борчыла.
Шуны билгеләү зарур, язмышы Нәфидә Фәнисовнаны районыбызның тере тарихлары белән очраштырган. Ул үзенчәлекле гаилә пары - Анатолий Блоссфельдт һәм Лидия Сондагны тәрбияләгән. Бу кешеләр Урыссу бистәсе, ГРЭС һәм 1нче Урыссу мәктәбенең тере тарихы. Күпне күргән, күпне кичергән шундый “карт гвардия” янәшәсендә үзең дә ирексездән чыдамлылыкка, зирәклеккә һәм тормышка яңача карарга өйрәнәсең. Алар белән аралашу Нәфидә Яшинаның күңелендә ул хәзер башкаларга бүләк иткән якты эзне калдыргандыр. Әйткәндәй, тәрбияләнүчеләренең берсе белән шәхсән очрашудан өмет өзмибез әле без. Ютазы төбәгенең, тоташ илебезнең үткәненә сәяхәт кылу максатында.
Урыссу бистәсендә Нәфидә Яшина кырык елдан артык яши инде. Ире белән биредә ике бала – ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр, алар Казанда вуз тәмамлаган, үз эшен тапкан. Бердәнбер оныклары уңышлары белән сөендерә. Гәзит укучым, килешәсеңдер, районыбызда Нәфидә Яшина кебек җәмәгать хезмәткәрләре булганда картлык куркыныч түгел һәм изгелек тә җирдә ятмаячак. Аның җылысы бу җылылыкны көтүчеләрнең барысына да җитә һәм безне искәртә: бәхет – кешеләргә кирәкле була белү осталыгында.
Нет комментариев