Узган шимбәдә районда истәлекле вакыйга булды – 1976 елда мәктәпне тәмамлаучылар очрашты.
Көн төшкә авышканда район мәктәпләре кайчандыр шушы коридорлар буйлап йөгереп йөргән, укытучының кырыс карашы астында тын да алырга куркып такта янында басып торган һәм беренче тапкыр шалтыраган мәктәп кыңгыравы чыңын мәңгегә йөрәгендә йөрткән кешеләрне янә үз кочагына алды. Күпләребез өчен “мәктәп” белем алу оешмасы гына түгел, ул тирәнрәк мәгънәгә ия. Биредә холык чыныга һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә торган урын.
Бу көнне олыгайган, тормышта үз урынын тапкан кешеләр, туган мәктәбе бусагасын атлап кергәч, балачакка кайткан сыман булды. Кемдер соңгы елларда булган үзгәрешләрне күреп куанды, бәгъзеләре формулалар чыгарганда акбур белән кулларын пычратуын искә төшерде, кайсыларыдыр исә уенда пионер галстугы бәйләде һәм еллар дәвамында онытылмый торган дулкынландыргыч горурлык хисен янә бер кат тойды.
Очрашу кунаклары өчен Ютазы районы буенча экскурсия оештырылды. Аларның мәктәп еллары гаять зур төзелешләр һәм күтәренкелек чорына туры килде, ул чорда “Ватан” сүзе аеруча көчле яңгырый иде. Аларның бәхетле йөзләренә карап, ярты гасырдан соң сыйныфташларын, укытучыларын ничек кочаклауларын күреп, шуны аңлыйсың: парта артында туган дуслык вакыт сынауларына бирешми. Бәйрәм мәктәп диварлары белән генә чикләнмәде.
Мәктәп тәмамлаучылар белән очрашу көне салмак кына тирән мәгънәле гражданлык чарасы буларак дәвам итте. Кич көне район халкы Җиңү скверына җыелды. Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы Ватаныбыз иреген һәм бәйсезлеген саклап башын салганнарны хәтерләү, хөрмәтләү чарасына әверелде. Бөек Ватан сугышы һәм төбәк сугышлары каһарманнарын гына түгел, тыныч вакытта да үз бурычын намус белән үтәгән кешеләрне искә алдылар. Бу бердәмлек – хәтернең тере булуын, буыннар бәйләнеше өзелмәвен раслаучы дәлил.
Чара «Энергетик» мәдәният йортында (хәзер Район мәдәният йорты ) дәвам итте. Мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары зур бәйрәм концерты бүләк итте. Район җитәкчелеге исеменнән тантана кунакларына район башкарма комитетеның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов иң изге теләкләрен җиткерде. Тере аралашуның мөһимлеген ассызыклап, җавап сүзе белән 1976 елда мәктәп тәмамлаучыларның берсе – Ютазы районының мактаулы кешесе, «Электросоединитель» җәмгыятенең генераль директоры Рәшит Нәбиуллин чыгыш ясады.
Бу чып-чын буыннар очрашуы булды. Һәркем хатирәләргә бирелә һәм шатлык хисләре кичерә алды. Ахырда дискотекага җыелдылар. Узган еллар көйләре яңгырау белән барысы да яшьлек елларын искә төшерде һәм, бер генә дә кыенсынып тормыйча, биергә төште. Чөнки һәр заманның үз җырлары һәм биюләре. Әмма уртак бер хакыйкать бар: иң кадерле чор – ул яшьлек. Йөрәк бертуктамый типкән, бөтен дөнья синең аяк астында икәненә иманың камил булган, алда сине иксез-чиксез, озын һәм якты юл көткәненә инанган чор. Бу егет һәм кызлар кайчандыр нәкъ шушы уйлар белән олы тормыш юлына аяк баскан. Һәм алар бүген дә нәкъ шушы юлдан бара.
Мондый очрашулар кемнең кем булуын белү өчен генә кирәкми. Аларның максаты башка: без үз тамырларыбызны хәтерләргә, кече ватаныбызны онытмаска, ватанга мәхәббәтне балаларыбызга тапшырырга тиеш. Мәктәп яшәгәндә, батырлар хәтере яшәгәндә һәм без үткәнебезне җылы хисләр белән искә алганда районыбызның киләчәге дә булачак.
Нет комментариев