Урамда борынчык һәм муенчаксыз, хуҗасыз этләр күрү – бик сирәк очрый торган күренеш дип әйтеп булмый.
Аларның кешеләргә ташлану очраклары да очраштыргалый. Бервакыт үзенә эт һөҗүм итү куркынычын татыган кешенең бу хистән котыла алуы икеле.
Якташыбыз белән күптән түгел шундый хәл булган. Эт тешләгән аны, аннары уколлар ясаткан. Аннан соң маэмайның чипланган булуы ачыкланган. Аның хуҗасы табылган. Әмма ул аптыраган кыяфәт чыгарып:
- Ул чыгып качкан, мин гаепле түгел. Чип бар ич, ә кайда йөргән – кем белсен! – дигән.
Барысы да аңлашыла кебек. Хуҗасы хайванны җиренә җиткереп асраган, закон таләпләренә ярашлы чиплаган. Маэмайның чыгып качуына килгәндә, кем белән генә булмый инде андый хәл. Биредә сорау башкача: маэмай зыян салган кешенең сәламәтлеге өчен кем җавап тотар?
Чип – индульгенция түгел
Эт асраучыларның күбесенең хайванны чиплауның алар иңеннән җаваплылыкны төшерүенә иманы камил. Янәсе, мин законны үтәдем, эт теркәлгән, минсез нәрсә эшләп йөргәндер – монысы минем эш түгел. Юк икән шул, закон таләпләренә ярашлы, бу ялгыш фикер. Җитмәсә, каза күрүче өчен бик кыйммәткә төшә ул. Законда акка кара белән язылган: йорт хайваны кешегә зыян сала икән, аны ашаткан, аны күздә тотарга тиеш булган кеше җавп бирә. И вәссәлам. “Качып киткән” дигәннән.
Моның өчен аерым норма бар: хайван чыгып качкан яисә аны ташлап калдырганнар икән, хуҗасы ул иректә йөргәндә кылган гамәлләр өчен барыбер җавап тота. Закон хуҗасын аны күздән ычкындырган өчен генә җаваплылыктан азат итми. Киресенчә, нәкъ күздән ычкындырган өчен җавап тотачак ул. Биредә бөтенләй чип турында сүз бармый. Ул хуҗаны табар өчен генә кирәк. Аны җаваплылыктан азат итәр өчен түгел. Хуҗа: “Минем эт түгел, ул качып чыгып китте”, - дисә? Димәк, ул аның маэмаэ булуын раслый. Аның качып чыгып китүен дә таный. Закон буенча җаваплылыкка тарттыру өчен шушы җитә. “Кайда булгандыр, белмим”, - ише сүзләр мөһим түгел. Моннан тыш, хуҗасы иминлек тәэмин итмәгән – капканы япмаган, муенчакны ярамаган җирдә ычкындырган икән – бу аның гаебен тирәнәйтә генә. Хайваннарны асрау кагыйдәләрен бозган өчен икеләтә җавап тотарга туры киләчәк.
Сезне чит маэмай тешләсә, нишләргә?
Гамәлләр тәртибе гади һәм анык. Ул һәркайда күрсәтелгән. Яраны тиз арада 15 минут дәвамында сабынлап аккан су астында юыгыз. Һәм травмпунктка яисә кабул итү бүлмәсенә йөгерегез. Котыру – эт сәламәт булса да, уен эш түгел. Билгеле ки, һәрвакыт котырган эт кенә тешли дигән сүз юк. Әмма бу эш битарафлыкны түзми. Аннан соңгы гамәлләрегез – хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез. Хуҗа табылу белән (ә чип буенча аны тиз табачаклар – бөтен мәзәге дә шунда), мәсьәләне тыныч кына хәл итәргә тыршыгыз. Аңа, дәвалау чыгымнарын каплауны таләп итеп, язма дәгүва җибәрегез. Эт хуҗасы түләүдән баш тарта икән, сәламәтлеккә китерелгән зыянны каплату турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итегез. Сезнең дәлилләрегез бар, эт хуҗасы юк-бар сәбәп эзли икән, суд сезнең яклы булачак.
Сүз ахырында
Хөрмәтле эт хуҗалары! Чиплаштыру – бик кирәкле шәйдер. Дөресен әйтик, без дә аның яклы. Әмма чип – җаваплылыктан саклаучы бөтү түгел. Бу машинаның номеры кебек: ул сезне юл-хәрәкәт кагыйдәләрен бозган өчен штрафтан коткармый, җәяүлене бәрдергән очракта исә сезнең гаебезне акламый. Этегез чыгып качканмы? Димәк, күздә тотмагансыз. Кемнедер тешләгәнме? Дәвалану өчен түләргә, рухи зыянны каплатырга кирәк. Нәтиҗәдә маэмайларга ни өчен чип куялар соң? Югалса, табар өчен. Таптыгызмы? Хәзер җавап тотыгыз.
Нет комментариев