Станция буенча кизү торучы
Һөнәри бәйрәм

Станция буенча кизү торучы

Күпләребез өчен поезд — ул бер урыннан икенче урынга барып җитү ысулы гына.

Урыссу тимер юл станциясе дежурные Зилә Кадыйр кызы Хөҗәтова өчен исә – кырыс график һәм семафорның яшел сигналына буйсынган тоташ тормыш ул. Чирек гасыр ел элек ул ак халатлы табиб булу турындагы балачак хыялын юлчының сигнал бишмәтенә алыштырган һәм бүген бу хакта бер тапкыр да үкенмәвен раслый. Һөнәри бәйрәмендә тимер юлының тырыш эшчәне һөнәренең 25 еллыгын каршылый. 1982 елның 1 февралендә Башкортстанның Чишмә бистәсендә туган кечкенә Зиләнең тимер юлга мәхәббәте әти-әнисе йортының тәрәзәсеннән башлана. Капка төбеннән берничә метр арада гына авыр составлар үтеп-сүтеп йөри чөнки.

«Локомотив тавышын ишетүгә сеңлем белән ихатага йөгереп чыга идек, - дип елмаеп хатирәләргә бирелә Зилә Кадыйровна. – Тимер юл янына басып,  машинистларга кул болгыйбыз, алар исә безне озын гудок белән сәламли. Тепловоз кабинасында ниндидер икенче төрле кешеләр яши кебек иде безгә». 

Аның әнисе гомер буе инженер-электрик булып эшли, әтисе шофер була, әмма тимер юлларының сере башка һөнәрләрдән өстен булып чыга. 9нчы сыйныфтан соң Зилә медицина юлыннан китәсе урынга, аяклары аны Уфа тимер юл транспорты техникумының кабул итү комиссиясенә алып килә. 2001 елда хәрәкәткә идарә итүне оештыру технигы белгечлегенә ия булган яшь кыз диплом алып чыга.

Беренче эш көнен әле дә хәтерли ул. Чишмә станциясе, үзәкләштерү посты операторы вазифасы. Галәмәт күп төймәләр, тумблерлар һәм һәр хәрәкәт өчен җаваплылык. Шулай эштә биш ел сизелми дә үтеп китә,  һәм  2006 елда язмыш җилләре аны Ютазы станциясенә китерә. Биредә Зилә Хөҗәтова беренче тапкыр станция буенча дежурный пульты артына баса. Нәкъ биредә, авыр йөк составлары хәрәкәтен көйләгәндә, булачак ирен – Илнур Хөҗәтовны очрата ул. Тимер юлы аңа һөнәр генә түгел, ныклы гаилә дә бүләк итә.

Өйдә безнең  төп тимер юлчыбызны сөекле тормыш иптәше белән балалары көтә. Бер-бер артлы өч балалары туа аларның. Өлкән кызлары Ильвина әнисенең балачак хыялы буенча китә – хәзер ул Октябрьский медицина колледжында укый. Кечеләре Зәлинә белән Данис әлегә Ютазы мәктәбендә белем ала.  Кем белә, бәлки алар да әниләре үрнәгендә берничә елдан мәктәп биштәрен дежурный сумкасына алыштырыр. Зилә үзе моңа серле итеп елмая гына, балаларына үз юлларын сайлауда ирек куя ул.

— Күпләр безнең эш күңелсез дип уйлый, төймәләргә басып утыру ялкытадыр янәсе, — ди әңгәмәдәшем. – Тәрәзәгә күз салыгыз әле сез: тәүлек әйләнәсенә поездлар туктап тормый. Бервакытта да йокламый торган гаять зур тормыш ул. Бу механизмга идарә итү, аның җанын тою – чып-чын канәгатьлек.

 “Барысы да шома гына барган сменалар була, кайчак исә юлдан чыккан вагон яисә юллардагы төзексезлек эшнең бөтен графигын боза, - дип тәҗрибәсен уртаклаша Зилә Хөҗәтова. – Тиз арада карар кабул итәргә, бригадаларны тынычландырырга, маршрутны үзгәртергә кирәк. Биредә ыгы-зыгыга юл куярга ярамый. Рельслар салкын акыллы кешене ярата”.

Тимер юл кайчандыр шпаллар арасына ныклап тамыр җибәргән кешеләрне үзеннән җибәрми. Урыссу платформасыннан рациядә яңгыраган анык команда астында салмак кына кузгалган чираттагы пассажир поездына карыйсың да, Зилә Хөҗәтова кебек кешеләр өчен Тимер юлчылар көне чыннан да зур гаилә бәйрәме булуын аңлыйсың. Без электр үзәкләштерү посты  (ЭЦ) янында утырдык. Безнең алда -  дистәләгән кызыл, яшел һәм ак утлар белән янган төймәле пульт-табло. Курку хисе булу-булмау турында сорадым аңардан. Берничә тонна авырлыктагы состав һәм йөзләгән пассажирның язмышы аның бармагының бер хәрәкәтенә бәйле булуын аңлаганда кешене нинди хисләр биләве турында аңларга тырыштым.

— Мин тыныч кеше. Эчтән дулкынлансам да, сиздермәскә тырышам. Тыныч кына нәрсәгә өйрәттеләр, шуны искә төшерәм һәм эшли башлыйм. Биредә хис-тойгыларга урын юк. Бары тик алгоритмнар гына бар. Җаваплылык турында сөйли ул.

— Поездлар хәрәкәтенең иминлеге станция буенча кизү торучыга бәйле. Идарә пультындагы төймәгә һәр басу, юлны күчерү, светофорны ачу – безнең бурыч. Без йөк, пассажир  поездына, маневр составына  маршрут әзерлибез. Юлны дөрес күчерү төймәсенә басу,  светофорны ачу - боларның барысы да станция буенча дежурныйга бәйле. Теләсә нинди көтелмәгән хәл, төзексезлек очрагында моны ничек хәл итәргә кирәклеген беләбез.

Аның эше тәүлекләр белән түгел, 12 сәгать дәвамында гаять зур нерв киеренкелеге белән билгеләнә. Тимер юл талантлыларны кичерә, әмма үзешчәнлек өчен җәза бирә. Һәр төзексезлек фәкать кагыйдә үтәү белән генә дәвалана.

«Безне схема буенча эшләргә өйрәттеләр, һәм без аңардан һич тә тайпылырга тиеш түгел», — ди Зилә ханым.


Нет комментариев