Эссе июль ае көннәренең берсендә Урыссу бистәсендә гомер кичерүче Нина Ивановна Панова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аның олы тормыш юлы – кырыс сугыш балачагын, якыннарын югалту хәсрәтен, җитештерү тармагындагы авыр хезмәтне һәм зур гаилә мохитендәге тыныч-шатлыклы гомерне үз эченә алган тулы бер чор ул. Әмма Нина Ивановнаның дистә еллар буена сакланып килгән иң зур хәзинәсе — авырлык-сынаулар кичерүдән һич тупасланмаган керсез йөрәге, әлбәттә.
Нина Ивановна Башкортостанның Бакалы районы Боҗыр авылында туа. Язмыш аны бик яшьли чыдамлыкка сыный башлый. Әтисе вакытсыз дөнья куя, әнисе җиде бала белән ялгызы кала. Кече кызын зәһәр сугыш елларында ачлык зәхмәтеннән коткару өчен, ана кеше җиде яшьлек Нинаны Богабаш Балалар йортына бирергә карар итә.
— 1945 елга кадәр Балалар йортында яшәдем, — дип искә ала әңгәмәдәшем. – Мәңгелек сыман тоелган ике ел...
Сугыш беткәч, аны алырга әнисе килә. Кызын кочаклап: "Ни булса да булыр, бергә үләрбез!", ди. Әле булса тын куырырлык сүзләр... Нинаның 1940 елда туган энесе ачлыктан бөтенләй шешенә, тик ниндидер могҗиза аркасында исән кала. 67 яшенә кадәр лаеклы гомер кичерә ул. Нина Ивановна янәшәсендә бертуган абый-апаларыннан бүген беркем дә юк инде. Язмыш юллары төрлечә булган аларның, ә менә бер апасының гомере исә 29 яшендә фаҗигале өзелгән – яшен суккан…
Урыссу бистәсенә Нина Ивановна 17 яшендә килә. Ялгызы түгел, иң якын дусты — Галина Николаевна Решетникова белән. Яшь, чибәр райондаш кызлар бирегә үз бәхетләрен эзләп юллана. Башта Галинаның монтажчы булып эшләгән абыйсында, Пушкин урамындагы баракта яшиләр. Акча бөтенләй юк диярлек, билгеле, шуңа күрә Нина тәүдә Галдобиннар — ГРЭС инженерлары гаиләсенә бала караучы булып эшкә урнаша. Гаҗәеп яхшы күңелле кешеләр була алар. Ялга китәргә җыенганда, кызны үз өйләрендә ялгызын калдыралар хәтта, үз туганнары кебек кабул итәләр.
Чит бистәдә тәү тапкыр кешелек мәрхәмәте белән очрашу Нина Ивановна йөрәгендә мәңгегә якты истәлек булып кала. Соңрак Галдобиннар күченеп китәләр, һәм якташыбыз производствога урнаша. Тиздән иптәш кызы белән икесенә тулай торактан бүлмә бирәләр. Анда аларның җиде бәхетле яшьлек еллары уза.
Панованың хезмәт кенәгәсе дә таң калдыра. Анда кырык елга якын элек язылган ике генә язма теркәлгән: «Кабул ителгән» һәм «Эштән азат ителгән”. Алар арасында – Урыссу агач эшкәртү комбинатындагы 38 еллык намуслы хезмәт. Сүз уңаеннан, быел әлеге оешмага 80 ел тулган булыр иде. Комбинат һәм анда тырыш хезмәт салган кешеләр. Катлаулы, әмма ләкин данлы язмышлар…
Нина Ивановна фрезер станогында эшли, әмма зур горурлык хисе белән үзенең универсал эшче булганлыгын ассызыклый: – Мин барлык станокларда да эшли белә идем, – ди ул. – Кая куйсалар, шунда бара идем. Вакыт шундый иде бит — берни белән дә исәпләшмичә, намуслы хезмәт иттек.
Нәкъ менә эштә, столярлык цехындагы янгыннан соң производствоны вакытлыча Ык елгасы буендагы полигонга күчергәч, үз язмышын очратырга да насыйп була уңган кызга. Бирегә эшкә урнашкан 1940 елгы егет йөрәген яулый. 55 ел тату гомер кичерә алар, ике ул үстерәләр. Әмма язмыш дигәнең аяусыз: икенче уллары бик иртә вафат була, 44 яшендә йөрәге туктый... Бүген олы улы Анатолий әнисен хәстәрли, кайгырта. Нина Ивановнаның янә дә өч оныгы һәм алты оныкчыгы бар — бүгенге көндә төп шатлыгы һәм таянычы алар.
Кече ватаны белән элемтә дә беркайчан өзелмәгән. Әлегәчә туганнан туган энеләре белән аралаша, үзенең зур нәсел тамырларын истә тота. Яшьлеген хәтерләп, ягымлы елмая: – Ярлы, авыр яшәдек. Кинога барырга биш тиен кирәк, ә каян аласың ди аны? Дус, күңелле яшәдек шулай да. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм иттек.
Яшьлек дусты Галина Решетникова күптән инде Санкт-Петербургка кызы янына күченгән. Ахирәтләр арасындагы ераклык – меңнәрчә километр, әмма заманча технологияләр өчен киртә түгел бу. 90 яшьлек күркәм юбилее көнендә дуслар видеоэлемтә аша күрешә.
– Галина, син мине күрәсеңме? – дип сорый Нина Ивановна, телефон экранына текәлеп.
– Күрәм, бик тә матур күлмәк кигәнсең бит! – дип җаваплый экранның теге ягындагы дусты.
Аларның дуслыгына көнләшергә генә мөмкин. Бер-берсеннән шактый ерак яшәсәләр дә, дистәләгән еллар узса да, илаһи дуслык тойгысы һаман күңелләрен җылыта, дәрт-илһам бирә.
Нина Ивановна бүген дә гаҗәеп, соклангыч рух көченә ия. Барча югалтуларга карамастан, ул үзендә бүгенге дөньяда шактый сирәк очраган төшенчәләрне – ихласлык, игелек һәм кешеләргә карата якты сөю хисен саклап кала алган. Ачлыктан шешенгән сабыйдан башлап, тирән акыллы дәү әнигә кадәр юл үткән, теләсә нинди хәлләргә карамастан, зур хәрефтән Кеше булып калуның тере үрнәгенә әверелгән.
Бүгенге көндә Нина Ивановна үзен чын Урыссу вәкиле дип саный, чөнки башкалар кебек үк, ул да әлеге бистәне төзегән һәм намуслы эшләгән, монда үзенең шатлыклары һәм кайгылары белән яшәгән, балалар үстергән. Нәкъ менә шундый гади кешеләр, эшче куллар һәм керсез йөрәкләр тарафыннан тарихыбыз языла, быел 35 яше тула торган Ютазы районы сәхифәсенең ныклы нигезе булдырыла!
… Хөрмәтле юбилярны тәбрикләү йөзеннән, Ютазы районы җитәкчелеге исеменнән дә җылы котлау сүзләре яңгырады. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Айгөл Магомедова Нина Ивановнага фидакарь хезмәте өчен ихлас рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Тантана сәбәпчесенә күркәм чәчәк гөлләмәсе һәм истәлекле бүләк тапшырды, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яраткан гаиләсе мохитендә тату-озын гомер кичерүен теләде.
Нет комментариев