Шундый бер оешма – агач эшкәртү комбинаты бар иде
Районга - 35

Шундый бер оешма – агач эшкәртү комбинаты бар иде

Урыссу агач эшкәртү комбинатына – 80 яшь!

Инде гамәлдә булмаган предприятие өчен бу ким дигәндә гаҗәп яңгырый торган хәл. Әмма ләкин хәтер бар, кешеләр бар. Янә дә, ветераннар әйтмешли, ашханәдә беренче сменага чыгарлык сәбәп – тәмле пирожкиларга хәтле истә. Әлеге чорда «комбинат» сүзе ниндидер ерак һәм индустриаль төшенчә кебек яңгырый. Ә бит элек ул туган йортка тиң булган.  Предприятие тәрәзә һәм рамнар, ишекләр, башка агач эшләнмәләр җитештергән. Заказлар исә Советлар Союзының байтак оешмаларыннан килгән. Хәер, бүген дә Урыссу  хакимият бинасындагы күп кенә кабинет ишекләре әле булса тугры хезмәт итә.

- Заказлар шактый иде. Төньяк, Себер, дистәләгән төбәкләр - барысы да безнең продукцияне көтә. Цехлар ике смена эшләде,  профсоюз оешмасы исә чын-чынлап эшчеләр өчен ышанычлы тыл булды. Үзешчән сәнгать тә башка шундый ук иҗат коллективлардан калышмый иде. Зур бер хезмәт гаиләсе сыман яшәдек һәм эшләдек. Ачуланышкан чакларны хәтерләмим дә хәтта. Безнең бик яхшы тойгыбыз - туган коллективка кирәк булу хисе бар иде. Ил мәнфагәтендә зур эшкә лаеклы өлеш кертүебезгә ышандык, - ди җитештерү сәнәгате ветераны Рәсимә Бастам кызы Камалетдинова.

Ул оешмага инде тәҗрибәле хезмәткәр сыйфатында килә (Московкадагы ВНСМда хезмәт итә),  Иван Васильевич Тарасов җитәкчелек иткән чорда эшләргә насыйп була аңа.

- Үзебез дә аңламыйча, бүген дә тормыш юлын балкыткан  заманда яшәгәнбез икән, - дип сөйли әңгәмәдәшем. - Хезмәт хакы өчен түгел, нәтиҗә булсынга эшләдек. Хәер, әлбәттә, акча  бәясен дә яхшы белә идек.


Гәзит укучыга  иң кызыклы бер хәлне белү кирәктер: безнең Урыссу, хәтерлисездер, һәрвакытта да Татарстанныкы булмаган. Биләмә кайчандыр Башкортстанга караган, һәм дәүләт башлыклары чик бүлекләренә "төзәтмә" керткәннән соң, кайбер предприятиеләр күрше республика ведомствосында калган. Мисалга, шул ук Техснаб, соңрак Октябрьский базасы, ә хәзер ул «Урыссу» сәнәгать паркы территориясе. Менә шундый география-биография... Рәсимә ханым комбинат бухгалтериясендә Галина Семеновна Жирнова белән бергәлектә эшләгән. Ә коллектив, сүз уңаеннан, хисаплардан гына тормый, ашханә дә зур роль уйный. Шәп ашханә була ул. Буфетчы Тәслимә Бадыйкова хаклы рәвештә коллектив изтирамын яулый. Бәлешләргә чират әзер продукциягә карый ярыйсы озынрак иде, диләр!


Рәсимә Бастам кызының тормыш юлы үзе бер аерым тарих. Әпсәләмдә туып үскән, мәктәпкә  җәяүләп (туры мәгънәсендә) Московкага йөргән, чөнки анда урыс мәктәбе булган. Ата-анасы кызларының барлык мөмкинлекләргә  дә ия булуын теләгән. Ә урыс телен белү эшкә урнашканда күбрәк мөмкинчелек бирә. Сүз уңаеннан, кызны  Кәтифә әбисе һәм Госман бабасы тәрбияләгән. Алар чын-чынлап аңа әти-әнисен  алыштырган. Госман бабай турында без гәзиттә язган идек инде. Ул... сукыр булган. Әмма нинди тапкыр кеше булган, искитмәле! Бөгелмәдә сукырлар җәмгыятендә торган. Колхозда эшләмәгән, билгеле. Ләкин Ютазы райпотребсоюзы каршындагы артель составына кергән. Балык тоткан, җиләк җыеп тапшырган, янә дә - игътибар! - Ык елгасы аша үз «паром кичүен» оештырган. Сукыр кеше көймә белән ничек идарә иткән диген? Бик гади. Тимер чыбыкны ярдан ярга сузган да, алга! Юл бәясе-пассажирдан 5 тиен. Менә сезгә советча «үзмәшгульлек», хезмәт хакы да. үзенчәлекле холык та.

Шул ук вакытта Госман бабай белән Кәтифә әби  сыерлар, яшелчә бакчалары тоткан, иң мөһиме-оныкларын үз кызлары кебек тәрбияләгән. Рәсимә ханым ире Мөнир белән әле булса Урыссудагы уңайлы фатирдан шушы ыру утарына килә. Көчтән килгәнчә, яшелчә бакчасын карыйлар, газиз кешеләре тире тамган җирне  үлән белән каплатырга ирек бирмиләр. Камалетдиновлар фикеренчә, әлеге җирне  ташларга, аңа хыянәт итәргә ярамый, чөнки ул вафат булганнар истәлеген саклый. Бу милек түгел,  мирас.  Районыбызның легендар предприятиеләр  хезмәтен дә онытырга ярамый. Ә инде теге элеккеге кичүгә килгәндә, менә ул, Ык елгасы, аларның яшелчә бакчасы артында ук. Бу ярлар Госман бабай көймәсен, шулай ук төбәкнең гаҗәеп матур, табигый мохитендә үскән һәм ныгыган Әпсәләм балаларын да хәтерли. Күрше республиканың Московкасы да уч төбендәгедәй яхшы күренә... Рәсимә ханым бухгалтер һөнәрендә генә түгел, гаилә тормышында да уңа. Ире белән 60 елга якын гомер кичерәләр. Хәләле тумышы белән Кәрәкәшледән, АТХда водитель  булып эшләгән. Камалетдиновлар өч кыз үстергәннәр, инде оныкларының уңышларына сөенәләр.

Ә комбинат? Ул инде юк. Ләкин аңа бөтенләй юкка чыгарга ирек бирмәүче ветераннар  бар. Комбинат алар хәтерендә яшәвен дәвам итә. Хәзерге вакытта исән-сау  эшчеләрнең күбесе өчен комбинат биләмәсе җир һәм бина гына түгел, ә бәлки үзләре үк елъязмачылар булган тарихның изге бер кыйммәте ул. Оешманың данлы юбилее аенда, мөгаен, иске гвардия вәкилләре шул бәлешләр (инде хәзер өйдә әзерләнгәннәр булса да) белән чәй эчәләр һәм бер-берсен котлыйлардыр. Беләсезме, 80 яшь - зирәклек чоры ул. Комбинат күптән бетерелгән булса да, хезмәт омтылышы эстафетасы Урыссуның хәзерге буынына тапшырыла килә.  Һәм без үткәннәрне искә төшергәндә, «элек яхшырак иде», дигәнне күз алдында тотмыйбыз. Юк, элек бары тик башкача иде. Кайсыдыр бүгенгегә караганда авыррак, нәрсәдер тәмлерәк һәм күңеллерәктер... Тик шунысы, һичнигә  карамастан, өлкән буын вәкилләре күкрәгендә һәрчак ялкынлы йөрәк типкән! Шуңа күрә район  предприятиеләре тарихын саклаучылар  яктысы да сүнми-сүрелми. Ә бүген? Бүген исә «Урыссу» сәнәгать паркы территориясендә яңа тарих туа. Без аңа ышанабыз. Хәтта әлегә  анда бәлешләр сатмасалар да-көтәрбез. Кем әйтмешли, "җыр турында кайгыртырга кирәкми, егетләр: яңа җырларны тормыш үзе уйлап табар".


Нет комментариев