Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Авыл сукмаклары аша

Ачлык һәм мохтаҗлык кичереп, Ольга Галиәхмәт кызы Салихова 90 яшькә җитә

Үткәннәр сабагы киләчәк өчен, диләр...

Бүген без күркәм юбилее уңаеннан котлаулар кабул иткән искиткеч ханым турында сөйләрбез.
Алабакүлдә озын гомер кичерүче Ольга  Галиәхмәт кызы Салихованы Ютазы районы башлыгы исеменнән аппарат җитәкчесе Марьяна Вәлиуллова, шулай ук Дим-Тамак авыл җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов котлады. Марьяна Закуан кызы, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк белән бергә, Русия Президентыннан тәбрикләү телеграммасын тапшырды,  район башлыгы Аяз Шәфыйгуллинның котлау сүзләрен укып ишеттерде. Ветеран үзенә карата күрсәтелгән игътибарга ихлас рәхмәт белдерде  һәм  катлаулы, әмма ифрат кызыклы тормыш юлы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.  Ольга Галиәхмәт кызына ачлык-ялангачлыкны да, салкынны да, сугыш ачысын да кичерергә туры килә. 21 гасырда туганнарга ул чордагы кешеләрнең ни рәвешле көн күргәннәрен күз алдына да  китерүе кыен, әлбәттә. Әмма нәкъ менә шундый тарихлар безгә үткәннәрне истә тотарга һәм бүгенгене тиешенчә бәяләргә ярдәм итә дә инде.

Якташыбыз Донбасста ишле тату гаиләдә туган. Татар кызы өчен гадәти булмаган исемне аңа әтисе биргән, ни сәбәпле икәнлеген ул әлегә кадәр белми. Ләкин өйдә аны һәрвакыт Җәүһәрия дип йөртәләр, татарча бу "хәзинә" дигәнне аңлата. Балачагы Бөек Ватан сугышы башлануга бәйле. Әтисен фронтка алалар. Аның йөзен бөтенләй хәтерләми дә диярлек ул... Гаиләдә  биш бала үскән,  әнисе алтынчы сабыйга йөкле булып калган.
- Сугыш башланганда без Донбасста яши идек, - дип сөйли юбиляр ханым авыр истәлекләрдән калтыранган тавыш белән.  - Әтине фронтка алдылар. Миңа нибары биш яшь иде. Без әни белән, булган бар мөлкәтне калдырып, Кукмара районы Камышлы авылына кайтып төштек. Әнием шул яктан иде. Әле дә хәтердә: өстәлдә пешкән кукуруз белән тулы чуен савыт калган иде өйдә... Без инде, өскә нинди кием эләктергәнбез, шул килеш урамда калдык. Ишекләре дә, тәрәзәләре дә булмаган ташландык йортларда кунып йөрдек, юрган урынына өстәге кием-салымны ябындык... Әбиебезнең өе кешеләр белән тулы, кайчакта аларда да куна идек.

Көн саен, ерак юл үтеп, кечкенә Оля апалары белән күрше Березняк авылына мәктәпкә йөри. Ач, әмма ләкин өметен өзмәгән балалар белемгә омтыла, яхшы киләчәк турында хыяллана. Җиденче сыйныфтан  соң Ольга тимер юлга эшкә урнаша, анда хезмәт хакы күбрәк була. Торфны кулдан төяүнең ни дәрәҗәдә авыр эш икәнлеген әйтеп торырга да кирәкми! Бераздан Кукмарада ирләр плащлары тегү буенча  фабрика ачыла. Иптәш кызы белән бергә  Оля шунда урнаша. Кече  яшьтән үк авыр эштән курыкмаган якташыбыз печән дә чаба, җир дә сөрә, урман да кисә... Пенсиягә Октябрьскийда чыга, анда сәүдә тармагында җыештыручы булып эшли. Барлык авырлыкларга да карамастан, ул күңел җылысын, игелеген югалтмый. Язмыш аны озак еллар дәвамында тугры юлдашы булган Мөгамбәр Салихов белән очраштыра.           -Әнинең олы туганы  Кәнҗи апа белән Төрекмәнгә килдем һәм шунда калдым да, – дип искә ала Ольга Галиәхмәт кызы. - Октябрьскийга эшкә урнаштым, шунда очраклы рәвештә Мөгамбәр белән очраштык. Һәм беренче күрүдә үк бер-беребезне ошаттык. 1971 елның 6 мартында Мөгамбәр мине Алабакүлдәге  йортына алып килде.
Ире турында шундый күңел  нечкәрткеч, яратып сөйли ки апабыз, хәтта  өйләнешкән елларын гына түгел, аен, көнен дә әлегәчә хәтерли!  Әйе,  бик тә яхшы ир һәм әти була тормыш юлдашы, һәрнәрсәгә кулы ята. Үзенә искитмәле  машина да ясый әле. Салихов Мөгамбәр Бадыйк улы – " СМБ " дип атый. "БМВ" диярлек хәтта! Тирә-юньдә барысы да аңа машинасын ремонтлау өчен мөрәҗәгать итә, ә ул үзе машина йөртүче булып эшли.

Хөрмәтле ветеран тормышыннан гаҗәеп вакыйгалар белдек бүген, алар хакында тулы бер китап язарга мөмкин.   Күпне кичерергә туры килгән ирле-хатынлыга, әмма  кыенлыклар аларны сындырмаган, киресенчә, һәр көннең кадерен белергә өйрәткән. Бергәләп үз йортларын төзекләндергәннәр, терлек асраганнар, Ольга апа сөт тә саткан, эшкә һәрвакыт  тулы сумкалар белән йөргән. Ярый әле ул чакта Октябрьскийдан Алабакүлгә автобуслар  еш йөреп торган.
Мөгамбәр ага хатынын хәстәрлек-мәхәббәткә чорный.  Картайганчы сөеклесенең төп таянычы, терәге булып кала.
- Гармунда бик матур уйный иде, - дип искә ала Ольга Галиәхмәт кызы. - Аның кебек якын-тирәдә беркем дә уйный алмый иде...
Әлеге вакытта якташыбыз балалары хәстәрендә, тәрбиясендә, улы Илгиз гаиләсендә яши. Килене Әлмирә бик яхшы хуҗабикә, һәрвакыт әдәпле мөгамәләдә, ике оныгы да әбиләренә һәрдаим булыша.
«Җәүһәрия» исеме аның эчке матурлыгын, рухи байлыгын яхшы чагылдыра. Ольга Галиәхмәт кызының тормышы — чын мәгънәсендә батырлык ул. Аның язмышы безгә үрнәк, нык булырга, Ватанны яратырга, бердәмлеккә, батырлыкка һәм фидакарьлеккә өйрәтә. Үзенең 90 яшьлек матур юбилеенда якташыбыз котлаулар, изге теләкләр кабул итте, байтак рәхмәт һәм соклану сүзләрен тыңлауга иреште. Күзләрендә шатлык чаткылары балкыды. Аны яратучы һәм кадерен белүче сөекле кешеләре янәшәсендә гомер кичерү, үзенең зирәк акылы, бай тәҗрибәсе белән уртаклаша алу бәхетеннән туган балкыш иде бу...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев