Ленин урамы балалары
Акбаш авылында Камаевлар 58 ел мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичерә
Без табигате гүзәл, кешеләре киң күңелле булган Акбаш авылына юл тоттык. Бу авыл халкына карап, сокланмый мөмкин түгел: иҗади, хезмәт сөючән, һәрвакыт ихлас һәм нинди генә мәсьәләне дә хәл итәргә сәләтле алар! Бирегә килгән кешеләрне иң элек сәламләгәндәй, авылның сул ягыннан Ленин урамы сузылып киткән.
Безнең бүгенге каһарманнарыбыз – Равил Могътәсим улы белән Фәния Харис кызы Камаевларның мәхәббәт тарихы нәкъ шушы урамнан башланып киткән. Бер урамда яшәп тә, мәктәпкә төрле сукмаклардан йөрсәләр дә (егет тыкрыктан, кыз олы юлдан), язмыш барыбер кавыштырган аларны. Күптән түгел Равил Могътәсим улы белән Фәния Харис кызы сокландыргыч бәйрәм – бергә гомер итүләренә 58 ел тулуны билгеләгән.
Сер түгел, без дә гаҗәпләндек, чөнки алар әле япь-яшь күренә! Сере гади булып чыкты: яшьли өйләнешкән икән алар. Егеткә – 19, кызга нибары 17 яшь булганда. Бу мәхәббәт тарихы ничек башланып киткән икән соң?
— Без бит бер урам балалары, - дип елмаеп сөйли башлады гаилә башлыгы Равил. — Әмма мәктәпкә төрле юллардан йөрдек. Дуслыгыбыз очраклы гына башланып китте. Зоотехник Әлфия апа белән эскәмиядә утырабыз шулай, урамнан Фәния китеп бара. “Нигә бу матур кызны өенә озатып куймыйсың?” – дип тәкъдим итте ул. Әйткән – беткән. Менә шулай башланды безнең дуслык.
Яшьләр озакка сузмый, өйләнешергә карар итә, әмма яшь булу сәбәпле, загслаша алмыйлар, никах укыталар. Бер елдан соң загслашалар. Равил "Ждановский" совхозында тракторчы, Фәния сыер савучы булып эшли. Тиздән Равилне армиягә алалар, кызы белән яшь әни әбисе янында яшәп кала. Аңа ничек авыр булганын хәзер күз алдына да китерү кыен. Ярый әле янәшәсендә әбисе була, хуҗалыкта да ярдәм итә, баланы да караша. Фәния иртәдән кичкә кадәр фермада хезмәт сала. Равил армиядән ялга кайтып китә, шатлыкларының иге-чиге булмый. 1 яшьлек Зөмәрә, әтисенә карап, нәрсә эшләргә дә белми. Әтисе армиядән кайтканда Зөмәрәгә 2 яшь була. 1971елның 29 октябрендә, комсомолның туган көнендә, яшьләрнең уллары Зөфәр туа.
1981 елда гаилә Усинскийга китәргә карар итә. Анда хезмәт хакы бөтенләй башкача була. Икесе дә эшкә урнашалар. Бераз эшләгәннән соң Равил 190 сум хезмәт хакы ала. Гаҗәпләнүләренең иге-чиге булмый. Ялгыш булгандыр дип уйлыйлар – шул арада нишләп шулкадәр акча түләсеннәр!
Шулай итеп Себер тормышы башлана.1986 елда кызлары Зөмәрә һәм уллары Зөфәрнең энеләре Марсель туа. Эш белән, гаилә хәстәре белән Усинскийда 22 ел гомерләре үтеп тә китә. Әмма чит якларда ничек кенә әйбәт булмасын, туган туфрак барыбер үзенә тарта. Һәм, җыенып, газиз Акбашларына кайтып төшә алар. Равилнең әнисе исән була әле. Ихата тутырып, мал-туар, кош-корт асрый башлыйлар һәм, яшьлектәгечә, авыл кешесе булып китәләр. — Гаилә тормышы, бер-береңә ярдәм итеп, уртак мәшәкатьләр белән яшәгәндә генә ныклы була, — ди алар. — Берең эшләгәндә, икенчең һичшиксез аңа ярдәм итәргә тиеш.
Фәния Харис кызы бүген дә эшкә чумган. 1985 елда ук ул машина йөртү таныклыгы алган, әле дә печән чаба, бакча карый, кош-корт үстерә. Йорт мәшәкатьләре бетеп тормый. Үзешчән сәнгатьтә катнашырга да өлгерә, барлык чараларда катнаша, төрле төсле җепләрдән эшләнмәләр бәйли, үрә, тәмле ризыклар пешерергә дә оста.
Әңгәмә барышында Фәния апа тыныч кына иренең сөйләп бетергәнен көтте, аннан гына сүзгә кушылды.
— Гаилә тормышында бер-береңә юл куя белү дә мөһим, - ди хуҗабикә.
Бүген алар СВО төбәгендә хезмәт иткән уллары Зөфәр, кияүләре Марсель - оныклары Светлананың ире өчен борчылып яши. Өлкән кызлары Зөмәрә һәм кече уллары Марсель – Әлмәттә яши. 6 оныклары һәм 5 оныкчыгының бәхетле әби-бабасы алар.
Форсаттан файдаланып, Акбаш авыл җирлеге башлыгы Илһамия Сәхибуллина Камаевлар гаиләсенә котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев