Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Авыл сукмаклары аша

Мондый кешеләр булганда авылларыбыз хәле дә тотрыклы

Кайда тудың, шунда ярадың: Бәйрәкә авылында гомер кичерүче Гүзәлия һәм Нәсим Мөхәммәтҗановларга тулысынча тап килә бу сүзләр.

Мөхәммәтҗановлар – тәүдән үк авыл тормышына өстенлек биргән гади замандашларыбыз. Зур шәһәрләрнең шау-шуы һәм ыгы-зыгысы аларны гомумән җәлеп итмәгән. Бәйрәкәдә туганнар, мәктәп еллары да шунда үткән, һөнәр дә табылган. Нәсим Мөхәммәтҗанов гаиләдәге алты баладан иң кечесе булган. Әтисе Хәсәнҗан Мөхәммәтҗановны Бөек Ватан сугышы башлангач та фронтка алалар. Сугыштан кайткан ул, әмма хатыны авыр елларда ялгызына сабыйларын ничек тәрбияләргә туры килгәнен үзе генә белгәндер, мөгаен... Аңлашыла, Нәсим Мөхәммәтҗанов иркәлектә үсми. Хезмәт икмәге тәмен  бик иртә таный... Өлгергәнлек аттестатын алгач, Әлмәттә машина йөртүчелеккә укый. Армиягә чакырылганчы Бәйрәкәдә эшләп килгән «Сельхозтехника»да эшләп өлгерә. Нәсим, сүз уңаеннан, Владивостокта хезмәт итә. Өйгә кайткач, туган колхозына эшкә урнаша, асылда, бүгенге көндә дә шунда хезмәт куя. ГАЗ-53 йөк автомобилендә бер генә тонна  йөк ташымаган ул. Бүген нигездә ындыр табагында эшли, орлык материалы әзерләүдә, терлекчелек биналарын азык белән тәэмин итүдә катнаша. Кыскасы, Нәсим Мөхәммәтҗановның хезмәт стажы 40 елдан артык. Никахларына да шулкадәр үк.
Тормыш иптәше белән аларның дуслыгы мәктәп елларында ук башлана. Нәсим белән Гүзәлиянең яшь аермасы җиде ел: гаилә башлыгы- 1961, хатыны 1968нче елгы. Гүзәлия ханым әйтүенчә, егет кызны өч ел буе өенә озата килгән. Хисләрен тикшерү өчен вакыт җитәрлек, кыскасы... Мөхәммәтҗановлар  ныклы гаилә корып, өч ул һәм кыз үстереп, аларга төпле белем биргән. Йорт салганнар, бер генә агач утыртмаганнар, зур  бакча тоталар. Дөрес, бүген сыер-үгез асрамыйлар, әмма  хуҗалыкта сарык-тавыклар җитәрлек,  көзен казларын да эш иткәннәр... Гүзәлия ханымның һөнәри юлы иҗтимагый өлкәгә бәйле. Ягъни ул социаль хезмәткәр – авылның ялгыз һәм берүзе яшәүче өлкәннәренә ярдәм күрсәтә. Авылда социаль хезмәткәрнең эше тиешле инструкция нигезендә йөкләнгән бурычлар  белән генә чикләнми дисәк, арттыру булмас. Олы яшьтәгеләргә гомумән ярдәм күрсәтү бер хәл. Башкасы да бар бит әле. Җирдәге юлының соңгы көннәрендә урын-ятакка калган кешенең газапларын ничек җиңеләйтергә? Кирәкле сүзләрне каян табарга? Тормышы дүрт стена эчендә узган, сәламәтлеге какшаган,  рухы терәк эзләгән кешегә ярдәм иткән  социаль хезмәткәргә көчне кайдан табарга. Яшермик,  график буенча эш кенә түгел бу. Көн саен башкарыла торган шәфкатьлелек йоласы. Юарга, ашатырга, әйләндерергә, авыртуны җиңеләйтергә... Килешәсездер, әлеге көнкүреш мәшәкатьләре артында тагын да зуррак гамәл – кеше дәрәҗәсен саклау тора, хәтта инде аның көче тәмам бетеп барганда да. Гомер азагында сүзләр бөтенләй кирәк булмаган мәл килеп җитүе мөмкин, мондый чакта  бары тик кайгыртучан кешенең янәшә булуы гына мөһим.

- Күптән түгел генә, мәсәлән, - ди Гүзәлия Мөхәммәтҗанова, - якташыбыз Саҗидә апа Гомәрованы соңгы юлга озаттык. Төрле сәбәпләр аркасында аның балалары, гаиләсе булмаган. Миннән, социаль хезмәткәрдән тыш, аның янында фельдшерыбыз Гүзәлия Харисова, күршесе Вера Әхмәтҗанова, туганнары да бар иде. Ул теге дөньяга интегеп яшәп һәм онытылган хәлдә түгел, ә тыныч, чиста, хәстәрлек белән чолгап алынган хәлдә китте…

Әйе, кешегә һәрвакыт башка кеше кирәк. Исән чакта да, тормыштан  аерылганда да. Яткан авыру өчен социаль хезмәткәр булу – чит  тормыш өчен җаваплылыкны аның иң зәгыйфь чорында үз өстеңә алу дигән сүз. Бу романтикадан мәхрүм  хезмәт. Монда белгеч бөтенесенә –  хәрәкәт итә алмаган кешегә кул-аяк, сөйләшми башлаган кешегә тел яки тавыш, озак яту сәбәпле җәрәхәтләрдән, авыртулардан һәм ялгызлыктан саклаучыга –  әверелә. Бу бик авыр. Җанны көйдерә. Әмма нәкъ менә шунда әлеге һөнәрнең аерым хакыйкате –  кешене лаеклы һәм озата баручан  тәрбия белән тәэмин итү тора. Ә соңыннан инде югалту белән килешергә дучар булганнарга ярдәм күрсәтү. Килешәсездер, гәзит укучылар, язма геройларыбыз кебек кешеләр аркасында җир  дә ныклы,  район хәле дә  тотрыклы кала. Рәхмәт аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев