Мирсәет Фәрхетдинов – гасырга тиң гомер үткән кеше
Безнең ветераннар

Мирсәет Фәрхетдинов – гасырга тиң гомер үткән кеше

Сентябрьнең кояшлы көннәрендә тыл эшчәне, хезмәт ветераны Мирсәет Мөхәмәтгали улы Фәрхетдинов 95 яшьлек юбилеен билгели.

Юбиляр Урыссу бистәсендә яши, Яссы -Тугайда туып үскән ул.  Район җитәкчелеге исеменнән озын гомерле ветеранны котларга район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов килде. Ул аңа озак еллар дәвам иткән фидакарь хезмәте өчен ихлас күңелдән чыккан рәхмәтен җиткерде, истәлекле бүләк һәм Кремльдән хат тапшырды.

Шәхси фотоархивтан Фото

Безнең язмабыз каһарманы кебек кешеләр турында балачагын сугыш ялкыны ялмаган диләр. Мирсәет Фәрхетдиновның язмышы – авыр сынауларга дучар булган тоташ бер буын чагылышы ул. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары ун яшь була. Бер хәсрәтсез балачак урынына малай бил бөгеп тапкан икмәк тәмен татый.

- 10 яшьтә өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшләдем, - дип хәтерли Мирсәет ага. – Нәрсә генә эшләргә туры килмәде – утадым да, ат та җиктем, Ютазы элеваторына ашлык та ташыдым.

Ачлык-ялангычлык чоры иде, бер кешенең дә тамагы туймады. Әмма балалар да, өлкәннәр дә аларның хезмәте уртак эшкә керткән өлеш, еллар үткәч Бөек дип аталган Җиңүне якынайтырга ярдәм иткән бер адым икәнен аңлады.

Тыл Мирсәет Фәрхетдинов кебек кешеләр иңенә йөкләнә. Колхоз тормышы бик авыр, армиядә хезмәт итеп кайткач, Мирсәет Мөхәмәтгалиевич башка һөнәр үзләштерергә карар итә. Ул водительгә укып чыга һәм 40 ел гомерен юлларга бәйли. Аның иңнәрендә – авыр йөк машиналарына идарә итү. КрАЗ, МАЗ һәм КамАЗ…

Бүген генә ул бу техника гади булып тоела, ул вакытта исә бу тимер чыдамлылык һәм осталык таләп иткән куәтле көч була. Дүрт дистә ел эш дәверендә Мирсәет ага бер генә авария очрагына да юл куймый һәм бер генә шелтә дә алмый. Ул һәрвакыт сәнәгать алдынгылары исәбендә була. Тәртиплелек, җаваплылык һәм эшкә мөкиббәнлек – аның холкының төп сыйфатлары шулар.

Шәхси фотоархивтан Фото

Мирсәет Мөхәмәтгалиевич тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергән. Балалары күптән үсеп, таралган, хәзер алар Башкортстанда яши. Әмма аралар ерак булуга карамастан, алар ата йортына даими кайтып йөри, әтиләрен хәстәр һәм игътибар белнә чорный. Әниләре күптән инде бакыйлыкта, әмма әти-әнисе бергәләп яккан гаилә учагы җылысы балалары һәм оныклары күңелендә яши.  Юбиляр тормыштан зарланмаса да, вакыт үзенекен ала.  Шулай да бу кешенең тормыш чәме һәм илһамы таң калдыра. Тантана вәгъдә буларак яңгыраган теләк белән тәмамланды: барысы да мотлак язмабыз каһарманының 100 яшендә очрашачакбыз дигән фикер белдерде.


Нет комментариев