Хезмәт фидакарьлегенә ия ханым
Бәйрәкә авылында яшәүче тыл эшчәне Зөләйха Хәйрулла кызы Газизова 15 майда үзенең туган көнен билгели.
Бу гаҗәеп ханым ерак 1929 елда туган. Балачагын сугыш ялкыны ялмаган, яшьлеге авыр хезмәт белән бергә үрелеп барган батырлар буыны әгъзасы ул. Урак һәм чүкеч бердәмлеген гәүдәләндергән нәкъ шушы колхозчы һәм эшче хатын-кызлар Бөек Җиңүне якынайтты да инде. Зөләйха ханымның язмышы баштан ук җиңел булмый. Бик иртә әтисез кала ул. Әнисе алты бала белән калган тол иргә кияүгә чыга. Тиздән гаиләдә уртак өч сабый туа. Һәр телем ипи исәптә булган бу йортта балалар бик тиз өлкәнәя. Нәни Зөләйха җиде яшендә беренче тапкыр туку станогы артына утыра. Шул вакыттан алып җитен җепләр салкынлыгын һәм әзер тукыма җылысын хәтерли аның куллары. Гади генә киндер яисә җитен үсемлекләренең чыдам, матур тукымага әверелүе озак һәм гаҗәеп зур хезмәт таләп итә. Бу кәсеп белән һәр йортта кызык өчен генә түгел, яшәү өчен шөгыльләнгән кырыс кырыгынчы елларны күз алдына китерсәң, әби-апаларның тукыманың һәр карышына йөрәк җылысын кушуын, күпме көч салуын уйлап, таң каласың.
Менә ул чәчәк аткан чорында офыклар белән кушылган зәңгәрлеге белән күңелләрне җилкендерүче җитен басуы. Әмма ул чордагы хатыннарның гүзәллеккә таң калып утырырга вакытлары булмый. Аннан соң кызу чор – җитен сугу вакыты җитә, сабакларын тамыры-төбе белән йолкып алырга кирәк. Аннары җитенне көлтәгә куеп, басуда кибәргә калдыралар, кипкәч, җентекләп, орлыгын кагалар (ул кыйммәтле җитен мае сыгарга китә). Әмма иң кызыгы шуннан соң гына башлана: бер ай дәвамында чересен өчен сабакларны басуга тезеп салалар. Озаграк тотсаң, тукыма чыдам булмый. Аннары аны киптерәләр, озаклап эшкәртеп, тарыйлар һәм махсус җайланмалар белән эрлиләр. Кыскасы, бу кешенең түземлелегенә зур сынау була. Шушы эшләрне башкарганнан соң гына хатыннар, ниһаять, станок артына утыра. Шуны да билгеләп үтү зарур, алда язып үтелгәннәр бу культура чәчү тармагына кергән колхозларга гына кагыла. Безнең якларда тукыма әзерләүгә шулкадәр җитен киткәндер дип уйламыйм, күбрәк киндер күлмәк, киндер ыштан киеп үскәннәр чөнки. Кем белә инде...
Һәрхәлдә, язмабыз каһарманының өендә туку станогы була. Зөләйха Хәйрулловна гомере буе эшли анда. Тукымалар һәм төрле төстәге паласлар суга ул. Кайчак колхоз эшеннән арып-талып кайтканнан соң да утыра станок артына. Паласларны сата: ишле гаиләдә акча артык булмый. Сугыштан соңгы ачлы-туклы елларның үзәк өзгеч хатирәләре яңара күңелдә.
- РТС янында, - дип хәтерли Зөләйха ханым, - колхоз бәрәңге утыртты, ә җыеп алырга кеше юк. Һәм бәйрәкәлеләр кыш көне басуга чыкты. Карны чистартып, балта белән туң җирне чабып, туңган бәрәңге җыйдык. Алардан әчкелтем тәмле, әмма ач үлемнән коткарган кәлҗемә әзерләдек.
Зөләйха Хәйрулловна бер эштән дә курыкмый. Утый, тырмалый, катлаулы чапкычка да җиңел идарә итә, бер көн дә туктап тормый. Аның хезмәт кенәгәсендә Молотов урманнарында эшләү дә теркәлгән, анда аны өстән төшкән боерык белән җибәрәләр. Инде кияүдә булса да, орлык агулауда катнашса да, әле тиз генә әни булмаячаксың дигән сүзләрне ишетә ул. Әмма ана булу бәхете бик тиз килә аңа. Улы һәм кызы (бүген Зөләйха ханым Илсөяр кызы тәрбиясендә яши) иң төп байлыгына әверелә ананың. Пенсиягә ашлык амбарыннан китә.
Бүгенге буын Зөләйха Хәйрулловнаның борынгы кәсебен онытмавына шатланырга гына тиеш. Ул аны тергезгән дә әле. Балачактагы, инде шактый таушалган гаилә станогы да табылган. Төзәтеп, көйләп куйганнар – ул янә өр-яңадай эшләп киткән. Язмабыз каһарманы, өлкән яшьтә булуына карамастан, борынгы стнокны тергезеп, тукып кына калмаган, бу кәсепкә авылдашы Тәнзилә Мәрданшинаны да өйрәткән. Бәйрәкә авылында бу туку станогы тузанлы музей ядкәре генә түгел. Ул тере, эшкә яраклы. Ул, тыныч кына тукылдап, безне ата-бабаларыбыз тарихына алып кайта, хатын-кызлар чыдамлылыгы һәм таланты турында тагын бер кат искәртә. Зөләйха Хәйрулла кызы Газизовага карап, шуны аңлыйсың: бу гади хезмәт ветераны һәм тыл эшчәне генә түгел. Бу халык күңелен саклаучы, гаҗәеп түземлелек һәм игелеклелек үрнәге. Юкка гына аның шәхесе белән башкала журналистлары да кызыксынмый инде. Һичшиксез, өлкән яшьтәге бәйрәкәле тарафыннан коткарып калынган борынгы кәсеп беркайчан да еллар тузанында буталып калмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев