Дим-Тамактан «Кулибин» яисә Мотаевлар нәселенең “тимер” булдыклылыгы
Илгиз Мотаевның ихатасына килеп керсәң, иң беренче булып күзгә ташланган нәрсә – искиткеч матур йорт та, тормыш иптәше Венераның чәчәк түтәлләре дә түгел.
Караш ихатада үз урынын тыйнак кына биләгән тимер атка төшә. Җыйнак, ныклы тәгәрмәчле үз куллары белән җыйган бәләкәй трактор бу. Без хуҗаның тырышып нәрсәдер майтарган чагына туры килдек. Илгизгә 47 яшь, башкалардан аерылып та тормый сыман: үз йорты белән яши, кулы эшкә ята, кыскасы «егет кешегә җимеш төрле һөнәр дә аз» дигән гыйбарә нәкъ аның турында кебек. Әмма бу кешенең аны авылдагы күршеләреннән генә түгел, районда яшәүче күпләрдән аерып торган бер сыйфаты бар. Техника җене кагылган аңа.
— Район гәзитенә язарлык нәрсә эшләгән әле мин? — ди ул чүпрәккә майлы кулларын сөртеп.
— Сезне чып-чын Кулибин диләр, — дип җавап бирәм мин. — Тимер эшләренә оста диләр.
— Нинди Кулибин инде мин? — дип кул селти Илгиз елмаеп. — Ул барысын да үзе уйлап тапкан, мин исә әзер проектларны гына тормышка ашырам. Хәзер интернетта барысы да бар: кирәкле мәгълүматны ачасың да, үзләштерәсең, һәм эшлә әйдә.
Язмабыз каһарманы үзен бәяләп бетерми билгеле. Шулаен шулай да ул, тимер-томын өеменнән ихатасында тулы куәтенә эшләүче трактор коеп куярга бар кешенең дә кулыннан килми бит әле. Яңгыравыклы сүзләр дисезме? Әмма бу чыннан да шулай. Аны тыңласаң, технология без уйлаганнан күпкә гадирәк. Йорт салганда Илгизгә эретеп ябыштыру җиһазы кирәк булган. Сварка эшен үзләштерүдән башланган да инде барысы да. Ат урынына үзең җигелеп тартмас өчен техника ясап куйсаң ничек булыр икән? Язмабыз каһарманының тынгысыз башына бу уй керергә дә өлгерми, куллары эшкә дә тотына. «Жигули» мосты сатып ала, аны 12 сантиметрга кыскарта, швеллерлар алып, кыса эретеп ябыштыра. 20 ат егәренә ия Кытай двигателе агрегатның йөрәгенә әверелә.
— Кытай товары безнең кулланучылар өчен һәрвакыт кулай хәзер, — дип көлә ул. — Аннары 300-400 килограммга кадәр күтәрә торган чүмеч-төягеч урнаштырдым. Тракторга тагылма кордым. Башта шундый ук схема буенча бер-ике трактор ясап саттым. Ә ихатадагысы хәзер үзебезнең хуҗалыкка хезмәт итә.
Яңа тракторның беренче йөртүчесе — Илгизнең әтисе Илнур абый. Хатыны белән үз хуҗалыгында ике сыер, үгезләр, кош-корт асрый алар. Аның өчен техника — алыштыргысыз ярдәмче. Әйткәндәй, Илнур Мотаев йорт хуҗалыгы алып бару белән генә чикләнми: авылдашлары белән беррәттән СВО яугирләре өчен маскировка челтәрләре үрүдә актив катнаша.
Авылдагы йорт яны биләмәләренә килгәндә, алар бик зур. Тик Илгиз Мотаев бәрәңге утыртмый хәзер — мәшәкате күп. 20 сотый бакчасына күпьеллык үлән чәчкән. Чорына ике тапкыр чабып ала ул аны — һәм әти-әнисенең малларына азык әзер. Яшелчәләр һәм чәчәкләр үстерүне Илгизнең хатыны Венера үз иңенә алган. Помидор, кыяр һәм күзләрне назлаучы чәчәкләр... Менә шулай, кеше уйлаганча, җиңел генә үз йортлары белән яши кебек Мотаевлар.
Илгиз Мотаевның төп һөнәре — "Башнефть«тә нефть һәм газ чыгару операторы. Аңа кадәр 17 ел гомерен Себергә багышлаган. Хатыны Венера — эшкуар. Авылда тормыш кирәк-яраклары сатыла торган кибетләре бар. Мотаевларның улы Илназ КГЭУның (гамәли математика факультеты) бакалаврын тәмамлаган. Хәзер магистратурада —КАИның («Техника системаларына идарә» факультеты) икенче курсында укый һәм бер үк вакытта республика башкаласының бер предприятиесендә технолог булып эшли.
Әтисенең осталыгын кызыксынып күзәтә, әмма әлегә үз юлыннан бара — санлы дөньяда яши.
Димәк, төп кыйммәт — шөреп һәм моторлар түгел, ә кешеләр. Бу тарихның бер мөһим үзенчәлеге бар. Берничә буын вәкилен үстергән җир бар. Өч Мотаев бар: Илнур әти, аның улы Илгиз һәм оныгы Илназ. Берсе үз ихатасында мал асрый, икенчесе үз куллары белән тимердән файдалы машиналар ясый, өченчесе киләчәк фәнен үзләштерә. Алар барысы да — бер чылбырның тармагы. Бәлки, Илгиз велосипед уйлап чыгара алмас та, бары тик безгә кадәр яшәгән буын вәкилләре уйлап тапкан әйберләр нигезендә үзенең кабатланмас эшләнмәсен коеп куяр. Җир кешесенең төп таланты шушы түгелмени инде? Җайлаштыра, камилләштерә, техниканы үзенә эшләтә белү. Җирдә эшләп, йончымас, киресенчә, канәгатьлек алыр өчен. Кыскасы, авылда үз йортың белән яшәү шатлык та, борчу-мәшәкатьләр дә китерергә мөмкин. Интернеттан алынган сызмалар буенча җыелган тракторга һәм елмайган Илгизгә карап, шуны аңлыйсың: җирдә шундый ир-егетләр булганда Дим-Тамакка һәм районыбызга да картлык янамый әле. Ә касәсе ташып торган тормыш белән һәркем яши ала. Үз хезмәте белән тудырган тормышта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев