Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Ютазының алтын куллары

Икмәк һәм җир исе аңкыган кулларга Мәңгелек дан җырларга!

Җирдә эшләү хакында сүз барганда, гадәттә күз алдында шундый күренешләр пәйда була: иксез-чиксез алтын басу, анда дәррәү башаклар шаулый, комбайнчының мул уңыш җыючы оста куллары һәм әлеге табигать бүләген безләргә җиткезүче машиналар тезелмәсе.

Бу хәрәкәттә, һәр бөртекне кайгыртуда зур хезмәт-хәстәрлек яшеренгән. Һәм, әлбәттә, әлеге гаять зур эшне башкаручы кешеләр – механизаторларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе бу. Алар һәрвакыт ихтирамлы, аларга һәрчак өмет баглаганнар һәм баглыйлар.
Бүген без сезне шундый искиткеч кешеләрнең берсе,  чын җир герое белән таныштырырга телибез.  Фәнил Камил улы Мәҗитов ул, аның тормышы  кырдагы хезмәт, бер таңнан икенчесенә кадәр сузылган эшкә бәйле. Якташыбыз  Татарстан Республикасының атказанган механизаторы дигән мактаулы исемгә лаек. Мәкалә язуга керешкәнче, мин Фәнил Камил улы хуҗа булган җиргә – басуга бардым. Сөйләштек, һәм ул үзенә генә хас тыйнаклык белән тормыш юлы турында язарга рөхсәт итте.
Ул иртәдә кояш, төнге салкынлыкны  таратып, әле яңа гына уяна башлаган иде. Фәнил Камил улы хәтта минем белән сөйләшкән арада да эшеннән аерылмады. Аның күңеле һәрвакыт эш өчен, барысын да тиз, сыйфатлы итеп башкару, билгеләнгән күләмнәрне тиешле дәрәҗәдә үтәү өчен борчыла. Ул – чын игенче, һәм бу гади сүзләр генә түгел. Бу инде җиргә карата  кырык елга якын дәвам иткән  тирән мәхәббәт хисе.
Фәнил Камил улы 1972 елда Яссы Тугай авылында, гади крәстиән гаиләсендә туа. Кечкенә чагында барча авыл балалары укыган башлангыч мәктәпкә йөри. Халык  биредә  тату, күңелле гомер кичерә, “Ждановский” колхозында  намуслы хезмәт куя.
Якташыбызның әти-әнисе дә гади колхозчылар , шуңа күрә эш һәркемгә җитәрлек – кырда да, фермада да. Әтисе Камил Мәҗитов  алдынгы механизатор, үз эшенең чын остасы була. Өенә ул төн кунарга гына кайта, заманасы шул. Ә йортта  өч ул үсеп килә. Зур гаиләне, улларын кайгыртуның бөтен авырлыгын әни кеше үз өстенә ала. Әмма гаилә нык, тату була, балаларны да хезмәт сөючән итеп тәрбиялиләр. Фәнил үзе кечкенә чагында ук трактор кабинасында чын мәгънәсендә әтисе белән янәшә көн күрүен искә төшерә. Кайчакта  әле рәтләп укырга да өйрәнмәгән малай, тракторны кабыза, йөреп тә китә. Ул чакларда шулай бит – барча балалар да өлкәннәргә булыша, бер таңнан икенчесенә кадәр ярдәмләшергә омтыла.
- Башлангыч мәктәпне үзебезнең авылда тәмамладым, - дип сөйли Фәнил Камил улы. -  Ә барыннан да бигрәк җәйге каникулларны көтә идем! Әти  белән бергә тракторда эшләү, үзеңне олы кеше итеп хис итү  чын бәхет бит ул.
Аннары өйдән нибары биш чакрым ераклыктагы Ютазы урта мәктәбендә уку башлана. Анда ул 8 сыйныфка кадәр укый. Мәктәптә Фәнил аеруча физика һәм хезмәт дәресләрен ярата бирә, техника серләренә төшенә. Укытучылар кырыс, әмма гадел була, һәм дә әңгәмәдәшем Ютазы СПТУ ында укыган елларын сагынып искә ала. Ул вакытта инде Фәнил тракторда эшли башлый, комбайнчы ярдәмчесе була, кызу чорда вакытлыча эшләү хокугын ала. Янә дә армия хезмәте, ике елы Пермь өлкәсендә уза.
1987 елдан, демобилизациядән соң, Фәнил Мәҗитовның рәсми хезмәт биографиясе башлана. Шуннан бирле бары тик алга гына омтыла. Эссе кояш астында, коеп яңгыр яуганда, тузан һәм пычрак аша, җылытуны  белмәгән, мәңгелек үтәли җилле кабинада һич  зарланмыйча  эшли ир асылы. Эссе һәм салкын көннәрдә, төтен эчендә көч сала,  шәһәрдәге җиңел тормышны эзләп азапланмый. Сабыр итә, намуслы эшли, сөрә һәм чәчә, иң яхшыларның берсе сыйфатында таныла.
Аның хезмәт юлы – тәгәрмәчле дә, чылбырлы да трактор, таңнан алып кояш баеганчыга кадәр эшләү, остаханәгә кайтырга өлгермәгәндә кырда ремонтлау. Ул чордагы техника әлегечә камил түгел, зур киеренкелек куеп эшләргә туры килә, әмма Фәнил Камил улы бар кыенлыкларны да җиңеп чыга.
Гаиләсе дә ныклы һәм тату аның. Яраткан хатыны Гөлнара белән ике кыз үстергәннәр, алар инде үз гаиләләрен корганнар. Ике гаҗәеп сөйкемле кыз оныклары бар, бабалары бик тә ярата үзләрен. Оныклары кайтканда Мәҗитовлар өчен  чын бәйрәм башлана. Җирдәге эштән тыш,  терлекләре дә, яшелчә бакчалары да бар. Гаилә башлыгы элеккечә төп эштән соң үз хуҗалыгында хезмәт итү өчен дә вакыт таба.
Һәм менә 2023 елда аның күпьеллык хезмәте, җиргә тугрылыгы, һөнәри осталыгы «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» исеменә лаек була.
Яссы Тугай авылы вәкиле Фәнил Камил улы Мәҗитов кебек шәхесләр  үз хезмәтләре белән безне туендыра, Русиябезне данлый. Озакламый без Сабан туен, сабан бәйрәмен, җирдә эшләүчеләр бәйрәмен билгелибез. Өстәлләребездә һәрвакыт яңа пешкән икмәк булсын өчен тырыш хезмәт салган  һәркем хөрмәтенә үткәрелә торган илаһи бәйрәм ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев