Картлык аңа өйдә тап булмаячак
Әгәр дә сез «60 яшьтән узганнар» тормышы тулысынча диван һәм телевизорга бәйле, дип уйлыйсыз икән, димәк, Рәис Фаздал улы Юнысов белән бөтенләй таныш түгелсез.
Юнысов чыгышы белән Урыссу бистәсеннән. Бүген ул Ютазы авылында яши. Һич арттыру булмас, ясалма Җир иярчене белән яшьтәш диярлек замандашыбыз пенсионерлар турындагы барча имеш-мимешләрне тар-мар итәргә сәләтле. Совет чоры вәкиленә хас булганча, Рәиснең язмышы да «планга ярашлы» сыман: сигезьеллык мәктәптә уку (хәзерге Урыссу башлангыч мәктәбе), арытаба белем үрләрен яулау, бораулаучы ярдәмчесе (халык телендә “помбур”) һөнәренә ия булу, Калининград өлкәсендә авиация гаскәрләрендә хезмәт итү. Аннары – гаилә кору, ике ул үстерү, данлы Урыссу ГРЭСында эшләү, Чаллыга күчү, уңайлы фатирга ия булу. Һәммәсенә канәгать булып, рәхәтләнеп яшә генә. Әмма ләкин язмыш дигәнең, әкияттәге алтын балык шикелле көтмәгәндә чиртеп, Ютазы авылында бер йорт бүләк итмәсенме! Рәис Фаздал улы озак уйлап тормый. Тиз генә җыена да, шәһәр ыгы-зыгысына кул селти. Вакыт уза. Балалар инде буй җиткергән, хатыны да китә (нишлисең, булгалый торган хәл). Шул рәвешле Юнысов ялгызы кала... Әмма тәрәзә янында моңаеп утыручылардан түгел ул, чын мәгънәсендә урман дәрвише. Кулында исә һәрдаим кармак һәм дә секатор булыр.
Аның даирәсе – табигать һәм тынлык
Урманга тартылу балачактан килә. Әле Чаллыда яшәгәндә үк, Рәис «Горник» туристик клубына языла, анда диңгез төеннәрен бәйләргә, кичүләрне тартырга һәм бау белән эш итәргә өйрәнә. Чын альпинист диярсең! Ютазыга күчкәч, тәмам үз дөньясына кайткан сыман була. Илаһи тынлык, агачларга һәм гомумән урман мохитенә ихтирам-хөрмәт. Тормыш фәлсәфәсе…
Балыкка ул кояш җылыткач кына бара: кыш көне балык тоту аның өчен түгел. Ютазы елгасына кармак белән бара икән, тиздән суыткычта кушбаш яки ташбаш пәйда булуын көт тә тор. Ә аннары инде бер таба алтынсу елга балыгы да әзер дигән сүз. Соңга таба алабуга белән карп гаиләсе вәкиле елец та үз итә балыкчыны. Аеруча тәэсирләндергәне – Көрәш- Бүләктәге Өгенде күле (җирле халык телендә Гундой), анда кармакка чабак та, кызыл канат та, хәтта сирәк очрый торган табан балыгы да эләгә. Хәер, балык кына димәгән. Шәһәр халкы урманда Вай-Фай эзләгәндә, Рәис гөмбә эзли. Баллы гөмбә, гөреҗдә, усак гөмбәсе (кызыл гөмбә). Ә менә ялган баллы гөмбә һәм агулы гөмбә аның кәрзинен бөтенләй читләтеп үтәләр...
Яңа һөнәр үзләштергән
Аерым мәсьәлә – кәрзин үрү белән мавыгу. Барысы да мәктәптә «Работница» һәм «Крестьянка» журналларын укыган чорда башлана (әйе, менә шундый күпкырлы кеше инде ул якташыбыз). Бәйрәкә-Тамактагы туган тиешлесенең читән коймасы белән илһамланып, Рәис озак кына тал чыбыгына карап тора. Хәзер инде ул чын-чынлап тал эшләре белгече. Кәрзиннәр өчен, мисалга, махсус тал кирәк, кондызлар урман аудара торган җирдә ялгызы үсә торганы.
Кондыз зур кәүсәне кимереп ташлый, ә ул урында – тулы яшь куаклык диңгезе.
«Менә шул кирәк тә, - дип аңлата Рәис Фаздал улы. - Җәй көне ботаклар да зәгыйфь. Кышын чаңгыда, кар көртләре буйлап йөргәндә, кирәкле чимал туплау хәерлерәк. Тал башын табасың, кардан арындырасың, секатор белән тамырдан кисеп аласың. Өйгә кайткач, карга күмәсең, кирәгенчә ботакларны алып кереп, рәхәтләнеп үрәсең”.
Янә дә белорус ысулын да үзләштергән замандашыбыз, монысы инде шактый көч таләп итә. Башта ботакны пешекләргә, тал тасмасы алыр өчен өч өлешкә бүлергә кирәк.
Катлаулы ысул, әмма нәтиҗәсе искитмәле. Хуҗабикәләр оста эшен югары бәяли. Йомырка сала торган тавыкларга кәрзиннәр дә үргән Рәис. Матур һәм тавыкларга да уңайлы. Улы, әтисенең белемгә һәм мәгълүматка тартылуын, әмма Интернеттан шактый ерак торуын күреп, көчләп диярлек планшет тоттырган. Башта Рәис карышкан, билгеле, ә аннары моның ни дәрәҗәдә уңайлы әйбер икәнлегенә төшенгән. Барысын да аңлата, сөйләп тә бирә ич... Хәзер инде ир асылы замана белән бергә атлый, әмма телефонны үзе белән урманга алмый. Игътибарын читкә юнәлтүне яратмый.
Өстәл теннисын да читләтми
Сүз уңаеннан, спорт турында. Буш вакытларында Рәис абыйның җир һәм табигатьтән читкәрәк китүе дә ихтимал. Өстәл теннисы уенын үзләштергән ул. Күнекмәләрне Ренат Фәйсханов һәм Рифкать Фәррахов биргән. Әле күптән түгел генә алар бергәләшеп авыл клубын шаулаткан.
Хәзер теннис өстенлеген бераз югалткан (җәй көне яшелчә бакчасында эшләр бихисап), әмма ләкин ракетка һәм туплар үз сәгатен көтә. Юнысов гаять мөһим, әһәмиятле эштән дә читтә калмаган, Ютазыда маскировка челтәрләрен үрүне башлап җибәрүчеләрнең берсеннән ул. Дөресрәге, фронттагы егетләргә ышанычлы сак чарасы булсынга, ятьмә үрү өчен төпле нигез ясарга булышкан. Ә инде район бәйрәмнәрендә аның кәрзиннәре һәм тубаллары сатып алучылар тарафыннан һәрвакыт зур сорау белән кулланыла. Кыскасы, Рәис Юнысов үзең генә гомер кичерүнең ялгызлыкка тиң түгел икәнлеген исбатлаган кеше. Аның урманы, елгасы, яшелчә бакчасы, тугры куллары һәм үз-үзенә ышанычы бар. Тормыштан качмый, бары тик дөнья белән ярашып, килешеп яши. Һәм дә барыбызны искәртә: планшет үз урынында, ә менә дөрес тал чыбыгыннан үрелгән кәрзинне бер генә гаджет та алыштыра алмый. Килешәсездер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев