Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләрдә-тарих

Исләрдә безнең хатирәләр саклана

Без сайлый алмаган әйберләр бар. Киресенчә, алар безне сайлый. Гадәттә, иң кирәкмәгән вакытта.

Бабам кәпәче
Мәсәлән, сез тыныч кына якын танышларыгызның мунчасында рәхәтләнеп чабынып ятасыз ди. Барысы да бар монда: имән себеркесе, дымлы һава, танышларыгыз башыгызга кәпәч кияргә тәкъдим итә — башыгызга кызу капмасын янәсе. Сез рәхмәтле булып бу әйберне алып киясез... һәм кинәт тын каласыз. Кәпәчтән бабай исе килә. Юк, сезнең бабай исе түгел. Сезнең үзегезнең бабай. Тик ни өчен шушы чүпрәк (яисә йонмы, бу мөһим түгел) эшләнмә күңелгә бик-бик якын артефакт исен китерә? Әйе-әйе, бабагыз ихатага чыкканда түбәтәе өстеннән киеп куйганда сез балачакта йөз чөергән кәпәч исен. Ызбага кергәч, күнегелгән гадәт буенча мич янындагы кадакка элеп куелган кәпәч. Ул кәпәчтән чыннан да бер гасырлык диярлек ис килә иде. Тир түгеп эшләгән хезмәт, печән, чуен савытта пешкән шулпа һәм татар йортының үзенчәлекле исе. Һәм сез, чит мунчага кереп, шуны аңлыйсыз: хәтер борында яши икән ләбаса. Һәм бу чынбарлык сезне берзаман ирексездән ис килеп торган бу кәпәчне кияргә әзер булачагыгызны яисә аны сак кына газиз бабагызның башыннан салдырып алырга теләгәнегезне башыгызга да кертеп карамаган сабый чагыгызга алып кайтачак. 

...Һәм «Казбек» белән махорка турында 
Махорка исе дә бар иде әле. Сез аны берни белән дә бутый алмыйсыз. Зәһәр яисә күңел болгандыргыч булган өчен генә түгел. Ул ниндидер үзенчәлекле димме. Менә япь-яшь әти болдырда утыра. Янәшәсендә мин. Ул гәзит кисәген пөхтәләп ерта — теләсә ничек түгел, тигез итеп, һәм бу эшне бик ихтирам белән башкара. Көрән төстәге тәмәке чүбен сала, төрепкә итеп төрә, читләрен ялап куя. Шулай ябештерә ул аларны. Һәм бу юеш гәзит, үлән һәм туфрак исе минем өчен тәмәке төтене түгел иде. Чөнки махрадан тәмәке исе килми иде. Аннан басу, юл, аңлата алмаслык нәрсәдер исе килә иде. Аннары әтием, ул еллардагы бик күп кеше кебек, «культуралы гына итеп» папироска күчте. «Прима», «Север», «Беломор-Канал»... Менә аларның сасылыгы ичмасам. Зәһәр ис. Әтием кесәсеннән кызгылт сары «Прима» кабын алганда чыраемны сытуым әле дә хәтердә. Ә менә үзләре төреп тарткан махрага бервакытта да алай иткәнем булмады. Ул явыз түгел иде. Ир-егетләр, йорт исе килә иде аннан. Бианамның сандыгын җыештырганда әйберләр арасыннан килеп чыккан махоркалы кәгазь каплар мине бу хатирәләргә этәрде. Көя куркытыр өчен куелган икән алар. Я Хода, каян килеп чыкты икән бу махра, чөнки аны җитештерми башлаганга йөз ел үткән бит инде?! Аннары бер вакыйга булды, мин аны гел елмаеп искә алам. Әнием мине кибеткә ипигә җибәрде. Уналтышар тиеннән ике буханка — утыз ике тиен була. Кесәдә җилләр уйный, әмма акча артып калса, аңа карамель яисә «Буратино» лимонады алырга була. Керәм шулай кибеткә, киштәләргә карыйм. Һәм тигез итеп тезелгән «Казбек» каплары күрәм. Шулкадәр матур иде алар! Тыгыз катыргадан, таулар, кечкенә йортлар, папаха кигән егет төшерелгән. Дизайны таң калдырды. Һәм мине шайтан котыртты диярсең. Ике буханка аласы урынга, сатучыга чатнатып: 
— Бер буханка ипи һәм... бер кап «Казбек», — дип әйтеп салдым. 
Өйгә йөгереп кайттым. Йөрәгем дөп-дөп тибә. Әти бәрәңге әрчи (ул бу эшне бик оста башкара иде). Аның янына утырдым һәм табышымны чыгарып салдым. Һәм бүлдермәсәләр ярар иде дигән кебек, быты-быты килдем: 
— Мин сиңа алдым моны. Әмма кабы үземә кирәк! Кирәк-яраклар салып куяр өчен. Тәмәкеләрен «Север» кабына салып куй. 
Һәм кыю гына аның учларына папиросларны салып куйдым. "Казбек«ның буш кабын исә үземә алдым. Әти дәшмәде. Аннары ирен кырые белән генә елмаеп куйды — аның бу ир-атларга хас саран елмаюы теләсә нинди мактау сүзләреннән дә кадерле иде. Ул бервакытта да тәмәке кабының миңа нигә кирәк булганын сорамады. Ике буханка урынына берне генә алып кайтканга да тиргәмәде. Папиросларны алып, икенче капка салып куйды. Беләсезме нәрсә? Бу капта мин кулыма нәрсә эләгә — кәнфит кәгазьләре, маркалар, журналлардан кисеп алынган сурәт-мәкаләләрне сакладым. Әти кызының нәрсә эшләргә теләгәнен аңлагандыр күрәсең. Ул икмәкне дә матур кәгазь капка алыштыра алачак.

Хушбуй һәм томан исенә исереп
Парфюм белән дә шундый ук хәл. Тик биредә вакыйга җиңелчә генә фарска корылган. Исегездәме — «Ноктюрн», «Адам и Ева», «Быть может»... Әйткәндәй, бу ислемай шешәләренә кытлык иде. Бүген аларны кем дә булса хәтерли дип уйлыйсызмы? Юк, әлбәттә. Шул исәптән сез дә. Тик кулыгызга каһвә тотып, кәттә генә сәүдә үзәгеннән китеп барганда борынга ис бәрелә. Бик нык таныш. Нәрсә әле бу? Хәзер, хәзер... Искә төшерәм мин. Я Хода, бу бит «Жизель»! Безнең уку йортыннан иң креатив өлкән курс студенты — Кириллова куллана иде аны. Кояш кебек киң итәк кигән кыз безгә, беренче курс студентларына, якын итеп, кайсы укытучылар белән нинди мөгаләмәдә булырга кирәклеген аңлата иде. Алар арасында беренче карашка тыныч һәм ягымлы булып күренгәннәре дә бар янәсе. Сезнең аның фәненә карата мөнәсәбәтегезгә игътибар итмәгәннәре дә бар хәтта. Мәсәлән, радиотехника укытучысы Прибатурин кебек. Ул семестр дәвамында студентның «һөнәргә яраклылыгын» сыный, һәм «пофигистларны» имтиханнар вакытында кырыс сынау көтә. Барысы да ял иткәндә, бу гамьсезләр фәнне ятлый. Тик имтиханны тапшыра алмыйлар. Кириллова, мәсәлән, Тупицын фамилияле егеткә кияүгә чыкты. Егет аның фамилиясен алды шикелле. Чөнки акыллы иде ул. Менә шулай итеп Кириллова бездә, соры тычканнарда, «гүзәллеккә» мәхәббәт тәрбияләде. Бакуда кибет киштәсендә шул шешәне күргәч, тыныч кына узып китә алмадым. Ун сумнан артыграк тора. Хәзерге заман өчен бу бик арзан, ә бу шешәгә күпме шатлык һәм бәхет сыйганын белсәгез иде сез! Бераз моңсу әлбәттә. Бәхет һәм шатлык өчен еллар үтү белән күбрәк таләп ителгән өчен. 
Сәүдә үзәгендәге теге «ислемай һәм томан исе аңкытып» узган ханымга килгәндә исә, теге, безнең яшьлек исе түгелдер, шуңа охшаш истер ул. Ул аны «винтаж хуш исләр» белән сәүдә итүче сайтларның берәрсендә тапкан күрәсең. Яисә әбисенең тумбочкасында торган запасларның берәрсен сиптергән. Менә яшибез шулай бүгенге көн мәшәкатьләре белән: егылсак, торып басабыз. Ә биредә «Жизель» исе аңкыткан бәгъзе берәү яисә мунчадагы баш киеме сине хатирәләргә алып кереп китә. Анда бабакай фотода гына түгел, исән әле һәм Кириллова сезне шарфны дөрес бәйләргә өйрәтә, аның ире исә үзенчәлекле фамилиягә ия. Хәтер — көйсез кияү кебек. Йөзләр, исемнәр онытыла, борын исә барысын да хәтерли. Без туры мәгънәсендә борын чөергән нәрсәләрне дә хәтерли ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев