Аның температурасы юк, ә темпераменты – бар?
Әбсәләм авылында яшәүче Рәзинә Нуретдинова турындагы язмада аның узган чорлар белән бәйле тормыш юлы, язмыш сукмаклары чагылыш таба.
Аның туган теле - грузин теле
Грузиянең дөньядагы иң борынгы каласы саналган Поти шәһәре, рус-төрек сугышы, крестьяннарның сәнәкчеләр фетнәсе... Әлеге тарихи вакыйгалар белән язмабыз герое арасында нинди бәйләнеш бар, дип сорыйсызмы? Турыдан-туры бәйләнеш бар. Хәер, әйдәгез, барысын да тәртип буенча сөйлик. Шулай итеп, Рәзинә Рәис кызы Нуретдинова җиде яшькә кадәр әти-әнисе белән Грузиянең Поти шәһәрендә яшәгән. Биредә демобилизациядән соң аның әтисе – Кәрәкәшле авылында туып-үскән Рәис Садыйков хезмәт иткән.
- Әти армиягә кадәр үк өйләнгән, - дип сөйли Рәзинә апа. – Биредә калырга уйлагач, безне әни һәм әби (әтинең әнисе) белән Грузиягә алып килде. Балалар бит алар яшәү урынына җиңел ияләшә. Шуңа күрә мин грузин телен бик тиз үзләштердем һәм ишегалды балалары белән грузин телендә җиңел аралаштым. Әбием Кыйммәт исемле иде. Аның язмышы, чыннан да, гаҗәеп үзенчәлекле. Эш шунда, ул төрек кызы. Соңгы рус-төрек сугышы вакытында аны хәзерге Азнакай районының Карамалы авылына йомышлы татарларның берсе Нурия исемле кечкенә кызы белән алып кайткан. Нурия соңыннан Салкын Чишмә авылы егетенә кияүгә чыкты.
Рәзинә апа сөйләгәнчә, әбисе бай нәселдән булган, күп балалы гаиләдә үскән, кияүгә чыккан. Язмыш ихтыяры буенча әнисе белән бергә Төркиядән читкә чыгып киткән кыз шул беренче никахтан туган. Ничек кенә үкенечле яңгырамасын, узган чор сугышларындагы күренеш гадәти саналган: җиңүчеләр җиңелгән сугышчылар белән бергә хатын-кызларны да әсирлеккә алган. Шуны да ассызыкларга кирәк, төрек хатын-кызлары гаҗәеп чибәрлекләре белән аерылып торган. Тиздән Карамалы авылында гомер итүче Кыйммәтнең бу ире дә вафат булган һәм ул Кәрәкәшле авылы егетенә - Рәзинә Садыйкованың (ир фамилиясе Нуретдинова) бабасына кияүгә чыккан. Эш шунда, Кыйммәтнең Карамалы авылындагы ире Газиз 1920 елда кабынган крестьяннарның сәнәкчеләр фетнәсе вакытында һәлак булган. Ә Татарстанның көньяк-көнчыгышында азык-төлек җыючыларга каршы чыккан крестьяннар аз булмаган. Җирләр уңдырышлы, икмәк уңышы мулдан булган, икмәкне бер дә читкә җибәрәсе килмәгән аларның. Икмәк җыючылар отряды кайвакыт үз вазифаларын арттырып та җибәргән. Шулай булмаса, крестьяннар юкка гына сәнәк һәм балталар тотып баш күтәрмәс иде!
Белешмә.
Архив документлары нигезендә, Ютазы волосте кергән Бөгелмә кантонында, бер кулланучыга исәпләгәндә, җир белән тәэмин ителеш Татарстан буенча иң югарысы булган һәм 2,39 дисәтинә тәшкил иткән (республика буенча уртача – 1,3 дисәтинәдән аз гына күбрәк). Мәсәлән, Ютазы волостенең Бәйрәкә авылында ипи әзерләү кампаниясен көчәйтү мәсьәләсе буенча оештырылган җыелышта крестьяннар: «Әгәр соңгы малыбызны һәм соңгы самавырыбызны алып чыгып китәсез икән, иске һәм яңа хакимият арасында нинди аерма бар соң?» - дигән.
Татарстанга кайту һәм әтисенең “өстенә акча чыгу”
Садыйковлар туган якларына әйләнеп кайта. Алар Салкын Чишмә авылында кечкенә генә йорт сатып ала. Рәзинә башлангыч сыйныфларны авыл мәктәбендә тәмамлый. Биредә аның энесе туа. Әтисе Кәрәкәшледә фельдшер булып эшли. Аннары аны Алма-Ата авылы кибетенә сатучыны ял (отпуск) вакытында алыштыру өчен эшкә чакыралар. Ләкин, Рәзинә апа әйтүенчә, бу тозак булган. Рәис Садыйковка җитмәгән акчаларны «элеп куялар» һәм биш елга ирегеннән мәхрүм итәләр.
- Шундый кыска вакыт эчендә, - ди Рәзинә апа, - берничек тә шул кадәр дәүләт байлыгын таркатырга өлгереп булмый. Беләсезме, ришвәтчелек элек тә йоклап ятмаган.
Рәзинәнең әтисе 1957 елда иреккә чыга, төрмәдән кайта. Шул чорда үсеп килүче Әпсәләм комбинатына моторчы булып эшкә урнаша. Алар баракта яши, бу барак әле бүген дә комбинат артында тора.
Гаилә сыер, тана, сарыклар асрый башлый. Әмма сарайлары бик иске, төзекләдерүгә мохтаҗ була. Гаилә башлыгы төнге сменадан кайтканда, абзарны тышларга дип, берничә иске такта алып кайта. Совет заманындагы тормыш рәвешен күпләр хәтерлидер әле. Беркем дә юлында очраган иске кирпечне яки күгәргән кадакны иелеп алырга иренми иде. Теләсә кайда яткан такта кисәге һәм агач ботагы да тик кенә ятмый, мичкә ягарга булса да ярар дип, аларны читләтеп үтмиләр иде. Әйе, совет кешесенең гөнаһы бар - ул аяк астында яткан бер нәрсәне дә күздән ычкындырмады.
Ә менә Рәис Садыйков яши торган бүлмә каршындагыгы күршесе бик тә күзәтүчән, уяу булып чыга. Ул аның такталар алып кайтканын күреп, хокук саклау органнарына хәбәр итә.
- Әтиемне Урыссу милициясенә алып киттеләр, - дип искә ала әңгәмәдәшем. – Милиция бүлеге почта артында иде. Судка кадәр кырык көн дәвамында әтине тикшерү изоляторында тоттылар. Әни менә-менә бала табарга тиеш. Миңа ун-унбер яшь. Хәтерлим әле, милициянең биек коймасына менеп, хөкем ителүчеләрне һава суларга чыгаруларын көтеп утырам һәм бөтен көчемә кычкырам: "Әти, сине аклаячаклар!» Үземчә аны юатам инде. Әни бик борчылды. Бу аңлашыла да, чөнки икенче тапкырга җинаять эше яхшы нәрсә түгел – ун елга утыртырга мөмкиннәр. Нәтиҗәдә, әни үле бала тапты. Бала табу йортына әнине күрергә баргач, башымдагы яулыгымны салдырып алдылар да аңа үлгән сабыйны төреп куйдылар. Әни хастаханәдә калды, әти - тоткынлыкта. Өйгә ничек кайтып, комбинатка барып, сабыйны җирләргә ярдәм итүләрен соравымны хәтерләмим дә. Шул чак безгә икенче күршебез Халидә апа Зәйдуллина килеп керде һәм такталарны үзенә яздырып алганы, моны раслаучы документ барлыгын хәбәр итте. Судта Рәис такталарны миннән алдым дип әйтсен, диде. Ләкин бу турыда әтигә ничек әйтергә соң? Кәгазь кисәген мин шырпы тартмасына салдым һәм, чираттагы тапкыр әтием янына килгәч, коймада утырган җиремнән бу тартманы аның аяк астына ыргыттым... Әлегә кадәр хөкемдарның: «Сез ирекле», - дигән сүзләрен хәтерлим. Әтиемә 34 яшь иде, ул аннан бөтенләй чал чәчле булып чыкты. Әти өстеннән әләк язган күрше нәрсәгә ирешергә теләгән, белмим. Безнең әти белән әни аның җиде баласына бушлай сөт бирә бит иде. Рәхмәте шул булып чыга инде.
Аңа югарыдан барысы да күренә…
Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Рәзинә эшкә урнашырга уйлый. Нәрсәсен яшереп торасың инде, тормышлары җиңелләрдән түгел. Бу вакытта аңа 16 яшь кенә була. Комбинатка эшкә керергә теләсә дә, аны монда алмыйлар, балигъ булмаган әле, диләр. Хәер, һәрнәрсәдә кеше факторы хәлиткеч роль уйный. Берәүләр 20 яшьтә дә әле эшләргә иртәрәк дип йөрсә, икенчеләр инде ун яшендә дә үзенә йөкләтелгән эшне өлкәннәрдән ким башкармый. Шулай итеп, кыз эшкә урнаша. Аның хезмәт вазифасы каткан чакта ярылмасын өчен бетон эшләнмәләргә шлангтан су сиптереп торудан гыйбарәт була. Кызның хезмәт исемлегендә башка төр вазифа да бар. Аңа, мәсәлән, склад бинасы ачкычын ышанып тапшырганнар, лаборант булып эшләгән.
- Өч сменалы эш иде. Лаборант камерадагы температура режимын күзәтергә тиеш, - дип сөйли Рәзинә Рәис кызы. – Бергә эшли торган хезмәттәшем нечкә күңелле, аңлаучан кеше иде. Ул һәрвакыт миңа: "Бар, йоклап ал. Үзем карыйм", - ди. Мастер Павел Васильевич Зареченскийның көтмәгәндә генә килеп чыгарга ярата торган гадәте бар иде. Бервакыт лаборатория тәрәзәсе аша минем йокымсырап утырганны күргән бу. "Эш урынында йокламаска!" – ди боерулы тавыш белән. Әһә, мин әйтәм, каян килгән гадел парторг! Берчакны ул көндез партия җыелышында булып, йокламыйча, икенче сменага эшкә чыкты. Карасам, мастерыбыз, аяк киемен салып куеп, өстәлдә рәхәтләнеп йоклап ята. Мин озак уйлап тормадым, аның аяк киемен алдым да киттем! Бервакыт мастерыбыз турыдан-туры миңа эндәшә: "Аяк киемен бир!» - ди.
Кыскасы, Рәзинәдә төрек каны кайныймы, юкмы, ләкин үсеп килүче кыз бик кыю була. Шуңа күрәдер, мөгаен, ике елдан соң Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинатында Рәзинәгә күтәрткеч кранда эшләүне ышанып тапшырулары гаҗәп түгел. Үз эшен ул яратып башкара, нәрсәгә генә тотынса да, уңышлы килеп чыга.
- Миңа һәрвакыт миннән башка комбинат эштән туктар кебек тоела иде, - дип дәвам итә сүзен Рәзинә апа. – Хәтта авырган килеш тә эшкә чыга идем. Бервакыт участок начальнигы, нишләптер хәлем юк әле, дип зарланганымны ишетеп: «Синең температураң юк, синдә - темперамент!" - диде. Темперамент икән, темперамент инде. Ничек кенә булса да, намуслы хезмәт иттем.
Гаилә тормышы
Тәлгать Нуретдинов белән гаилә корып, Рәзинә өч тапкыр әни булу бәхетен татыган. Алар ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергән. Бүген һәрберсе мөстәкыйль тормыш белән яши. Оныклары үзләренең уңышлары белән куандыра. Ирегез нинди кеше иде, дигән соравыма Рәзинә апа болай дип җавап бирде:
- Көнләште, кайчак таныш-белешләргә күземне дә күтәреп карарга кыюлыгым җитми иде. Кемдер, бәлки, бу хисләр чагылышы гына дип әйтер, әмма бүген, узган елларны тагын бер кат күздән кичереп, шуны ышандырып әйтә алам: чын бәхет – күңелдәге тынычлык, ә күңел тынычлыгы тулысынча башыңдагы уйларга бәйле. Хәер, тиешле бәяне бирергә кирәктер, ирем гаилә җанлы кеше иде, балаларны, гаиләбезне яратты. Дөрес, җитди авыру аркасында бу дөньядан иртәрәк китте. Без аны беркайчан да онытмыйбыз, ул һәрчак безнең йөрәкләрдә яши.
Бүген без районда гомер кичерүче бер кеше турында гына сөйләдек. Ә мондый язмышлы шәхесләр арабызда бихисап. Бу язмышларның һәрберсе тарихи вакыйгалар, фидакарь хезмәт батырлыгы белән үрелгән. Нәкъ менә аларның хатирәләре аша без төбәгебезнең үткәнен искә алабыз, үз тамырларыбызны, үкенерлек яки киресенчә яшәү дәрте өстәрлек вакыйгалар хакында күбрәк белә башлыйбыз.
Роза ИСКӘНДӘР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев