Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

«Бик акыллы кыз иде, бишкә укыды»: Исерек йөртүче таптаган 15 яшьлек кызны җирләделәр

Мәрхүмә кыз көрәш белән дә шөгыльләнгән, беренче урыннар алган.

Башкортстанның Иглин районында исерек йөртүче таптап үтергән 15 яшьлек кызны бүген җирләделәр. Бу турыда Уфа.Онлайн хәбәр итте.

16 июньдә көндез Башкортстанның Иглин авылындагы Ворошилов урамында «Рено Логан» машинасы урамдагы үсмерләрне таптаган. Машина белән идарә итүче 37 яшьлек ир-ат исерек була. Алкотестер аның канында 1,732 промилле алкоголь булуын күрсәтә. Бу турыда «Башинформ» язды.

  • Авыл урамындагы авариядә 15 яшьлек кыз һәлак булган, аның сыйныфташы комада, дип язган идек.

Мәрхүмә белән булган үсмерләрнең тагын икесе хастаханәдә ята.

Кызны җирләргә барлык сыйныфташлары да килгән. Сыйныф җитәкчесе Виктория Ильясова сүзләренчә, Лиана бик акыллы кыз булган.

«Бик ачык шәхес иде, Ул отличница, спортчы, бик акыллы, бик тәрбияле кыз иде. Бик киң күңелле, ягымлы, аңлаучан булды. Лиана көрәш белән шөгыльләнде, республика ярышларында беренче урыннар алды. Аның гаиләсе дә бик яхшы. Баланы яратып үстерделәр», — ди ул.

«Коточкыч фаҗига. Ышанып булмый. Исерек килеш рульгә утырган машина йөртүчене кырыс хөкем көтә дип ышанам», — дип язган Иглин районы башлыгы Николай Самойленко социаль челтәрләрдә. Ул мәрхүмәнең туганнарының кайгысын уртаклашкан.

37 яшьлек Динар М. ны бүген суд карары буенча кулга алганнар. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте. «Дүрт үсмерне таптаган Динар М.га карата чикләү чарасы кабул ителде. Суд карары белән ул ике айга СИЗОга озатыла. Авариядә 15 яшьлек бала һәлак булды. машина йөртүче бик исерек халәттә була», диелә бу хәбәрдә.

Подробнее: https://intertat.tatar/news/incident/17-06-2020/bik-akylly-kyz-ide-bishk-ukydy-iserek-y-rt-che-taptagan-15-yashlek-kyzny-irl-del-r-5750260

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев